Татарстанда ел йомгаклары буенча электр энергиясен җитештерү һәм куллану үсеше көтелә

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елда Татарстан энергосистемасында электр энергиясе җитештерү, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бәяләвенчә, сәгатенә якынча 30 млрд*кВт тәшкил итәчәк – узган ел белән чагыштырганда, 11% күбрәк. Татарстанда электр энергиясен куллану ел нәтиҗәләре буенча шулай ук 3,4 процентка диярлек күбрәк үсеш көтелә. Бу хакта 21 декабрьдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин Казанда «Энергетика тармагын үстерү приоритетлары» Бөтенроссия гамәли конференциясендә хәбәр итте. Чара тармакта цифрлы чишелешләр кертүгә багышланган иде.

Министр урынбасары сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерә торган өч зур предприятие эшли – «Татэнерго» АҖ, «ТГК-16» АҖ, «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ, шулай ук таратылган генерация өлкәсендә җитештерүчеләр.

«Татнефть» компаниясе тарафыннан, җил паркларын төзеп, җил энергетикасы җиһазларын локальләштерү мәсьәләсе карала. Моннан тыш, компания тарафыннан кече елгалар (микро-ГЭС) потенциалын кулланып, электр энергиясен җитештерү һәм җиһазлар җитештерү проектларын гамәлгә ашыруда катнашу да күздә тотыла», – диде Иван Колчин.

Ул шулай ук электр машиналары өчен заряд инфраструктурасын үстерү проектын да билгеләп үтте. Быел Татарстан 95 электр заряд станциясен урнаштыру өчен федераль программа буенча 176,7 млн.сум акча алган.

Татарстанда электр челтәрендә яңа электр челтәрләрен һәм подстанцияләрен реконструкцияләү һәм төзү, цифрлы чишелешләр һәм яңа заманча технологияләр кертү дәвам итә. 2020 елдан 2024 елга кадәр электр челтәре хуҗалыгына инвестицияләрнең гомуми суммасы 42,8 млрд.сум дип бәяләнә

Республикада водород энергетикасы буенча Татарстанда бу юнәлештә булган компетенцияләр буенча водород технологияләрен үстерү концепциясен эшләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International