Татарстан «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты лидеры булды

2022 елның 16 декабре, җомга

Республика «Җитештерү 360» федераль форумын кабул итәчәк.

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының лидер төбәкләрен атады. Алар арасында Татарстан һәм тагын 17 субъект бар. Проектны Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкли.

Рейтинг предприятиене илкүләм проектка җәлеп итүче төбәкләр арасында төзелгән. Субъектта илкүләм проектның ярдәм чаралары ни дәрәҗәдә киң кулланыла, күпме предприятие җитештерүчәнлекне 5%ка арттырган, төбәк командаларының нәтиҗәлелеге һәм касса дисциплинасы – шулар бәяләнгән.

Лидер төбәкләрдә хезмәт җитештерүчәнлеге ил буенча уртача булганнан күбрәк предприятиеләрдә үскән, ә ярдәм чаралары активрак кулланыла. Урта төркем төбәкләре компанияләре Сәнәгать үсеше фондыннан яисә экспортка чыгаруда ярдәм программаларыннан бер процентлы займнарыннан сирәгрәк файдалана.

«Илкүләм проект экосистема принцибы буенча төзелгән, анда барлык элементлар бер-берсен тулыландыра. Без зур ихтыяҗ күрәбез, предприятиеләр заманча җитештерү системасын булдыру белән кызыксыналар. 4000 компания илкүләм проектта катнаша инде, тагын 2000 үз чиратын көтә. Топ-менеджерларның һәм гади персоналның квалификациясен күтәрү программасы нәтиҗәсен, җиһазларны яңартуга һәм җитештерүне цифрлаштыруда ярдәм итүгә арзанлы кредитлар раслый. Илкүләм проектның барлык менюсыннан файдаланып, төбәк үзенең җитештерү культурасын сыйфатлы үзгәртергә мөмкин», – дип билгеләп үтте икътисадый үсеш министры урынбасары Мурат Керефов.

 2023 елда Татарстан Республикасы ел саен уздырыла торган «Җитештерү 360» федераль форумын үзендә кабул итү хокукын ала. Бу – илдә сакчыл җитештерү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүнең иң яхшы тәҗрибәләрен тиражлау өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен төп мәйданчык.

«Әлеге илкүләм проектта Татарстанның лидерлык позицияләре – безнең базардан тизрәк үсәргә омтылучы предприятиеләрнең зур казанышы, алар дөнья дәрәҗәсендәге компанияләр белән лаеклы көндәшлек итә. Илкүләм проектта катнашучылар хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча чараларны туктатмыйлар. Татарстан предприятиеләрен укыту буенча зур эш башкарган Төбәк компетенцияләр үзәге алар өчен җитди ярдәм булып тора. Илкүләм проект кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру белән 2018 елдан бирле инде 196 предприятие шөгыльләнә (план буенча 161 предприятие), –дип билгеләп үтте Татарстан вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко. – Республикада хезмәт җитештерүчәнлеге буенча масштаблы форум уздыру безнең өчен бик мактаулы».

Исегезгә төшерәбез, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты заманча җитештерү культурасын формалаштыруга юнәлтелгән. Федераль һәм төбәк компетенцияләр үзәкләре экспертлары бизнеска эчке ресурсларны нәтиҗәлерәк файдаланырга, җиһазларны тулысынча тутырырга, продукциянең, материалларның һәм логистиканың хәрәкәтен оптимальләштерергә ярдәм итә. Шул рәвешле, җитештерүчәнлек зур капитал кертүләрдән башка да үсә.

2019-2021 елгы илкүләм проектта катнашучылар үз табышларын 61 млрд. сумга арттырганнар. Бу шул ук чорда дәүләт илкүләм проектка сарыф иткән акчалардан 4,5 тапкырга күбрәк, дип билгеләп үтте Максим Решетников Президент янында 30 ноябрьдәге докладында.

Хәзер Икътисадый үсеш министрлыгы 2024 ел периметры өчен илкүләм проектны озайту һәм киңәйтү турындагы тәкъдимнәрне эшли. Торак-коммуналь хуҗалыгы, туризм, шифаханә-курорт ялы һәм сәламәтлек саклау предприятиеләре өчен проектка керү мөмкинлеген ачу тәкъдим ителә. Әгәр карар кабул ителсә, илкүләм проектта катнашучылар саны 2 тапкырга артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International