Россия хөкүмәте химия продукциясен эшләүчеләргә һәм җитештерүчеләргә салым ташламалары бирәчәк, дип хәбәр итте Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
«Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин салым түләүләрен киметү өчен чыгымнарны исәпкә алырга мөмкин булган фәнни тикшеренүләр һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре төрләре исемлеген (НИОКР) киңәйтүче карарны имзалады. Хәзер анда химик продукциянең аерым төрләрен эшләү һәм җитештерү кертелгән», – диелә хәбәрдә.
Яңартылган исемлеккә химик матдәләр җитештерүнең 26 технологиясе кертелгән, дип төгәлләштерелә. Алар арасында – үсемлекләрне саклау чаралары, нефть чыгару составы, косметика өчен җитештерелә торган юу чаралары, пластик һәм каучук өчен өстәлмәләр, ягулык һәм майлау материаллары, дезинфекцияләүче матдәләр, фармацевтика сәнәгате өчен чимал, азык-төлек өстәмәләре өчен матдәләр.
Хөкүмәт исемлегенә кертелгән тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә чыгымнар табышка салым исәпләү базасыннан чыгарыла. Алар зурайта торган 1,5 коэффициенты белән башка чыгымнарга кертелгән. Шул рәвешле, салым түләүләре үзләре кими, дип аңлата матбугат хезмәте.
«Тышкы чикләүләр шартларында әлеге карар үзебезнең урта һәм кече тоннажлы химия үсешенә этәргеч бирәчәк. Татарстан компанияләре салым ташламалары ала, продукция җитештерүне арттыра һәм яңа юнәлешләрне үстерә алачак. Хәзерге вакытта тармакта проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру белән «Татнефть», «Сибур», «Данафлекс», «Аммоний» ДК, «Нәфис» ДК, «КЗСК» АҖ, «КВАРТ» АҖ һәм башкалар шөгыльләнә. Ташламалар үзебезнең технологияләрне эшләргә һәм республиканың химия тармагы өчен импортны алыштыра торган продуктлар җитештерү буенча производстволар эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк», – дип шәрехләде карар турында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.