16 декабрьдә cyber-drom.ru платформасында мәктәп укучыларының, студентларның һәм яшь белгечләрнең Бөтенроссия инженер-техник ярышларына теркәлү тәмамлана. «Цифрлы сәнәгать өчен кадрлар. «Кибердром» ярышлары режимында төгәлләнгән проект-конструкторлык хәл ителешләрен булдыру» федераль проекты РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән оештырылган.
Татарстаннан 44 катнашучы гариза юллаган. Теркәлү һәм тестлаштыру тәмамлангач, ике төбәк командасы формалаштырылачак. Гыйнварда җыелма командалар белем алуга керешәчәкләр. 1/4 финалда, мартта, аларны «Зарница» көтә – монда конкурсантларны пилотсыз очу аппаратлары булган комплекслар төркеменең ерак форматында куллана белүен бәяләячәкләр. 1/2 финалда, майда, – командалар авиация эшләрен тәкъдим итәчәк. Финалда, октябрьдә, фәнни-гамәли конференция, шулай ук эшкуарлык һәм инженерлык проектлары конкурсы узачак.
Конкурсның максаты – яңа буын кадрларын цифрлы сәнәгать өчен алдан әзерләү һәм яңадан әзерләү системасын булдыру.
«Кибердром»да катнашу нәрсә бирә?
- Дәүләт үрнәгендәге таныклык һәм партнер компанияләрнең һәм ФОИВ сертификатлары
- Завод/предприятие директоры, ВУЗ ректоры, танылган галим кураторлыгы
- Хәрби вузларга кергәндә өстенлекләр
- Завод/предприятиедә стажировка
- Югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар
Исегезгә төшерәбез, «Кибредром-2022»дә «Казан вертолет заводы» АҖ «Zephyr (Зефир) командасы 2 нче урынны яулады (фотода). Ул кубок, призер дипломы, кыйммәтле бүләк – БАС «ПАРС-М» көрәш чарасы һәм 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Команда шулай ук Татарстан машина төзелеше форумында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко исеменнән рәхмәт белдерде.