Татарстан вице-премьеры - Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика Дәүләт Советына еллык юлламасы буенча аңлатма биреп узды.
Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов 18 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган Оештыру комитеты утырышында белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстан предприятиеләре тарафыннан алынган икътисадый нәтиҗә 2,2 млрд.сум тәшкил итте һәм кертелгән бюджет акчалары күләмен биштән артык тапкырга күбәйтте», – дип хәбәр итте 18 октябрьдә узган брифингта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов.
17 октябрьдә РФ ФҖ Федерация Советында узган парламент тыңлауларында Татарстанның вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сәнәгатьне үстерү өчен кайбер федераль программаларны эшләргә тәкъдим итте. Тыңлаулар Россия сәнәгатенең гражданлык тармакларында мөһим продукцияне, хезмәт күрсәтүләрне һәм технологияләрне импортлауны алмаштыруга ярдәм итүгә багышланган иде.
Бүген «Россия энергетика атналыгы-2022» халыкара форумы кысаларында «Газпром» ГАҖ идарә рәисе Алексей Миллер һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 ел азагына кадәр төбәкне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру үсеше программасын имзаладылар. Документ республика тарафыннан беренче тапкыр төзелде.
Бүген «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнаша. Форум Мәскәүдә уза («Манеж» ҮКЗ).
Түгәрәк өстәлләр, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү планлаштырылган, шулай ук «Яңа чакырулар – яңа мөмкинлекләр. Дөньяның нефть һәм газ базарын нәрсә көтә?» дигән пленар утырыш та булачак, анда Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясаячак.
Пленар утырыш башланганчы берничә килешүгә имза салынды, алар арасында «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек турындагы килешү дә бар иде. Документка «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев һәм Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов кул куйды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Иртән ул «Туполев» ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышында катнашты, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Предприятиенең агымдагы эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Директорлар советы әгъзалары киләчәккә эш планын да билгеләделәр. Башка актуаль мәсьәләләр турында да фикер алышынды.
Шулай ук Олег Коробченко «Россия энергетика атналыгы-2022» халыкара форумында да булачак, ул бүген Мәскәүдә үз эшен башлап җибәрде.
10 октябрьдә Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Ташкент өлкәсендә «Химград» технополисы белән хезмәттәшлектә оештырылган «Чирчик» химия-индустриаль технопаркында булды.
Визит Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Үзбәкстан Республикасына булган визиты кысаларында узды. Делегация составына Татарстаннан 15 компания вәкилләре, шулай ук югары уку йортлары ректорлары керде.
Моннан тыш, Олег Коробченко Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы сәүдә вәкиле Константин Злыгостев белән очрашты һәм берничә сөйләшү үткәрде.
Вице-премьер очрашу барышында делегациянең машина төзелеше һәм авиатөзелеш кластерына карата кызыксынуы барлыгын билгеләп үтте.
Үзбәкстан ягы, үз чиратында, машина төзелеше һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә үзара сәүдәдә мәнфәгатьле булуын белдерде.
«Традицион партнерларыбыз, аеруча Үзбәкстан белән кооперацияне ныгыту Татарстанның тышкы икътисадый эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора, – диде Олег Коробченко.– 2021 елда Татарстан белән Үзбәкстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 200 млн.доллар тәшкил итте. Ышанам ки, монда киләчәктә дә үсеш потенциалы зур һәм безнең республика моның белән кызыксына».
Бүген Джизак шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов катнашында КФУ филиалы ачылды.
Татарстан Хөкүмәте һәм «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ Свияжск мультимодаль логистика үзәге территориясендә сыекландырылган табигый газ җитештерү-бункер комплексын төзү проектын гамәлгә ашыруны күздә тоткан килешү төзеделәр. Килешү II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында имзаланды.
Документка Татарстан премьер-министры Алексей Песошин һәм «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ директорлар советы рәисе Алексей Кахидзе кул куйды.