ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Татарстан Республикасының энергетика комплексын үстерү мәсьәләләре буенча Фәнни–техник советының чираттагы утырышы узды.
Совет утырышында энергетик компанияләр вәкилләре, электр энергияне эре кулланучылар, Казан дәүләт энергетика университеты һәм “КМПО” ААҖ җитәкчелеге катнашты.

2015 елның гыйнварында Ульянда "Татнефть" бренды астында яңа автоматлаштырылган  ягулык станциясе ачылды.  Ул регионда бердән–бер автоматлаштырылган ягулык станциясе. Ульяндагы яңа автоягулык станциясе    – "Татнефть" челтәренең ундүртенче автоматлаштырылган станциясе. Әлеге станция заманча ягулык салу колонкалары, уңайлы түләү терминаллар белән җиһазландырылган. 


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

«КАМАЗ-мастер» командасы престижлы халыкара раллида Россиянең йөк автомобильләренең өстенлеген күрсәтте.  "КАМАЗ-Мастер" командасы, "Дакар" халыкара раллиенда өч урынын биләде. “Алтын”ны –Айрат Мәрдиев, “көмеш”не – Эдуард Николаев, өченче урынны  – Андрей Каргинов, бишенче урынны – Дмитрий Ссотников  экипажлары яулады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга,  «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга һәм команданың барлык әгъзаларына котлау телеграммасы җибәрде: 


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
2015 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә “2015 –2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү” программасын һәм “2014–2020 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады” дәүләт программасын гамәлгә ашыру юнәлешләрен билгеләүгә багышланган утырыш узды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, сәнәгать предприятиеләренең конкурентлылык дәрәҗәсен үстерүнең һәм инновацион үсешнең төп инструментларының берсе – хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү. Равил Зарипов билгеләгәнчә, агымдагы елда ярдәмел программаны тормышка ашыру өчен республика бюджетында 17,7 млн. сум каралган.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 15 гыйнварында VI Гайдар форумы кысаларында "Икътисадның реаль секторы: нәтиҗәлелеккә юл" панель дискуссиясе узды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин фикер алышуның модераторы булды.
Панель фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россиянең һәм халыкара әйдәп баручы экспертлары, бизнес–даирәләр вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты әйтүенчә, республика милкендә берничә эре предприятие бар. Аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге, нәтиҗәле стратегик партнер килү шартларында гына, дәүләт катнашындагы предприятиеләрен хосусыйлаштыру мәсьәләсен карарага әзер. «Республика җитәкчелеге эре предприятиеләрнең акцияләр пакетын сату турындагы карарны, сатып алынган бизнесны үстерергә әзер булган стратегик партнер табылса гына, кабул итә. Әгәрдә стратегик партнер бар икән, һәм безгә бу файдалы һәм табышлы булса, без үзебезнең акцияләребезне реализацияләргә әзер. Үз вакытында без Казан вертолет заводының өлешен “Россия вертолетлары”на саттык, һәм бүген әлеге карарыбыз дөрес булганлыгын күрәбез – хәзер ул республиканың иң уңышлы предприятиеләренең берсе, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Һәм контроль пакеты бездә булган компрессор заводын «ГМС-Групп»ка сату, шулай ук кирәк иде, чөнки предприятие үзе генә әлеге базар шартларында уңышлы эшли алмас иде”.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
«Татарстанның иң яхшы эшләнмәсе» бәйгесе нәтиҗәләре буенча "Татнефть" компаниясе эшләнмәләре бүләкләр һәм премияләргә лаек булдылар.
“Нефтьне чыгару” номинациясендә беренче премия “Эре күләмле металл обечайкаларны эретеп ябыштыру ысуллары” (2492038 номерлы Россия Федерациясе патенты), “Торбалар арасында эксцентрик күчүне эшләү ысуллары” (2492016 номерлы Россия Федерациясе патенты), “Металл торбаны бөгү ысулы” (2486982 номерлы Россия Федерациясе патенты) эшләнмәләр төркеме өчен бирелде. Премияләрне Н.Г. Ибраһимов, М.В. Швецов, Ш.М. Талыпов, В.П. Ежов, М.В. Анисимов, А.М. Старостин, Р.А. Хакимов, С.Г. Валиев, В.И. Баздрев, Р.Г. Әбдиев яуладылар.

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышы узды. Ул 2015 елда сәнәгать секторы үсеше мәсьәләсенә багышланды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

2014  елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендә республиканың эре сәүдә предприятиеләре белән киңәшмә узды. Киңәшмә барышында азык–төлек продуктлары белән тәэмин итү һәм социаль әһәмиятле туклану продуктларына  бәяләрне билгеләү мәсьәләләре каралды.  Сәүдә челтәрләре вәкилләре мәгълүматларына караганда, сәүдә челтәрләренең бүлү үзәкләрендә товар запаслары җитәрлек күләмдә, сәүдә оешмаларында товарларның ассортиментын кыскарту көтелми. 

2015 елның 12 гыйнварында «А.М. Горький исем.Зеленодольск заводы»нда “Вымпел” КБ” эшләнмәсенең 21980 проекты буенча диверсиягә каршы торырлык сигезенче катерның корпусын кую тантанасы узды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Дутов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, «А.М. Горький исем.Зеленодольск заводы»директоры Ренат Мистахов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, 21980 проектның баш конструкторы Александр Речицкий, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Зеленодольск муниципаль районы вәкилләре катнашты.

12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 12 гыйнварында «КАМАЗ-мастер»ның Эдуард Николаев экипажы «Дакар-2015» ралли– марафонының сигезенче этабында финишка беренче булып килде.
Сигезенче участок – «Икике – Марафонский бивуак/Икике-1», махсус участокның озынлыгы –335 км.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International