ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү программасын гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
2015 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә “2015 –2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү” программасын һәм “2014–2020 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады” дәүләт программасын гамәлгә ашыру юнәлешләрен билгеләүгә багышланган утырыш узды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, сәнәгать предприятиеләренең конкурентлылык дәрәҗәсен үстерүнең һәм инновацион үсешнең төп инструментларының берсе – хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү. Равил Зарипов билгеләгәнчә, агымдагы елда ярдәмел программаны тормышка ашыру өчен республика бюджетында 17,7 млн. сум каралган.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне саклау технологияләре үзәге республиканың сәнәгать предприятиеләре белән берлектә үткәргән үсеш резервларын табу буенча тикшерүләрнең башлангыч нәтиҗәләре каралды. Киңәшмәдә катнашучылар хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү ярдәмчел программаны гамәлгә ашыру буенча чаралар планы, шул исәптән, “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү хакында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International