21980 проекты буенча диверсиягә каршы торырлык сигезенче катерның корпусын кую тантанасы узды

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
2015 елның 12 гыйнварында «А.М. Горький исем.Зеленодольск заводы»нда “Вымпел” КБ” эшләнмәсенең 21980 проекты буенча диверсиягә каршы торырлык сигезенче катерның корпусын кую тантанасы узды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Дутов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, «А.М. Горький исем.Зеленодольск заводы»директоры Ренат Мистахов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, 21980 проектның баш конструкторы Александр Речицкий, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Зеленодольск муниципаль районы вәкилләре катнашты.
21980 проекты буенча диверсиягә каршы торырлык катерлар Россия Хәрби диңгез флотының хәрби-диңгез базасы акваторияләрен саклау өчен билгеләнгән. Заманча җиһазлар һәм югары суда йөрү сыйфатлары аларга киң спектрлы мәсьәләләр хәл итәргә мөмкинлек бирә.
«Грачонок» диверсиягә каршы катерлар заманча радиоэлектр кораллану белән җиһазландырылган. Катерларда водолазлар җиһазлары да бар.
Зеленодольск заводында 21980 проекты буенча диверсиягә каршы торырлык катерлар 2008 елдан бирле Россия Хәрби-диңгез флоты өчен төзелә. Узган елда „Грачата“лар Сочи шәһәрендә узган Кышкы Олимпик һәм Параолимпик уеннарда иминлекне сакладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International