Икътисадый совет утырышында сәнәгать секторы үсеше мәсьәләләре каралды

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
2015 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышы узды. Ул 2015 елда сәнәгать секторы үсеше мәсьәләсенә багышланды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Икътисадый совет утырышы барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2015 елның төп бурычларының берсе – сәнәгать җитештерүенең күләмен саклап калу. Аның сүзләренчә, предприятиеләргә, үзләренең сату базарларын саклап калу өчен, зур ярдәм күрсәтергә кирәк.
2015 елда сәнәгать секторы үсеше турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, бүгенге икътисадый шартларда барлык дәрәҗәдәге дәүләт институтларының һәм бизнес– даирәләр вәкилләренең уртак, координацияләнгән эшчәнлеге булырга тиеш. Шул максат белән, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршында Координация советы булдырылды. Аның составында – республика предприятиеләре, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасының предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә–сәнәгать палатасы җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Милли банкы җитәкчелегендәге банк секторы вәкилләре.
Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе уртак эшчәнлекнең юнәлешләрен дә билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International