"КАМАЗ-мастер" командасы экипажы «Дакар-2015» ралли–марафонында җиңде

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
2015 елның 12 гыйнварында «КАМАЗ-мастер»ның Эдуард Николаев экипажы «Дакар-2015» ралли– марафонының сигезенче этабында финишка беренче булып килде.
Сигезенче участок – «Икике – Марафонский бивуак/Икике-1», махсус участокның озынлыгы –335 км.
Эдуард Николаев, Евгений Яковлев һәм Руслан Әхмәдиев составындагы "КАМАЗ-мастер" Россия командасы "Дакар" раллисының йөк машиналары өчен сигезенче этабында җиңде. Экипаж вакыты – 3 сәгать тә 25 минут һәм 47 секунд.
13 гыйнварда «Икике – Сан-Педро-де-Атакама» маршруты буенча тугызынчы ралли узачак. Аның тулаем озынлыгы – 451 км.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International