«КАМАЗ-мастер» командасы престижлы халыкара раллида Россиянең йөк автомобильләренең өстенлеген күрсәтте. "КАМАЗ-Мастер" командасы, "Дакар" халыкара раллиенда өч урынын биләде. “Алтын”ны –Айрат Мәрдиев, “көмеш”не – Эдуард Николаев, өченче урынны – Андрей Каргинов, бишенче урынны – Дмитрий Ссотников экипажлары яулады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга һәм команданың барлык әгъзаларына котлау телеграммасы җибәрде:
«Чын күңелемнән «КАМАЗ-мастер» командасының чираттагы уңышы – «Дакар-2015» раллиендагы зур җиңүе белән котлыйм, - диелә телеграмма текстында. – Барыгызга да – спортчыларга, менеджерларга һәм белгечләргә, команда җитәкчелегенә һәм «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелегенә бердәмлегегез, югары профессиональлек һәм тырыш хезмәтегез өчен, искиткеч нәтиҗәләрегез һәм безнең республика, илебез белән горурлану мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм. Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев һәм Андрей Каргинов экипажларына аерым рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерәм.
Сез тагын да күп җиңүләргә ирешерсез дип чын күңелемнән ышанам һәм сезгә спортта уңышлар, сәламәтлек һәм куелган максатларыгызга ирешүдә көч-куәт телим. Сез – иң яхшылар, яңа җиңүләр сезгә!