ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгында ТР энергетика комплексын үстерү буенча Фәнни–техник совет утырышы узды

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
2015 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Татарстан Республикасының энергетика комплексын үстерү мәсьәләләре буенча Фәнни–техник советының чираттагы утырышы узды.
Совет утырышында энергетик компанияләр вәкилләре, электр энергияне эре кулланучылар, Казан дәүләт энергетика университеты һәм “КМПО” ААҖ җитәкчелеге катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы җитәкчесе Равил Зарипов ассызыклаганча, “Татарстан Республикасының энергетика комплексы предприятиеләрен үстерүнең төп стратегик максаты – кулланучыларны баланслы энергетик инфраструктура һәм тотрыклы энергия белән тәэмин итү”.
Совет утырышында “Генерирующая компания” ААҖ Алабуга ТЭЦында ПГУны төзү мәсьәләләре, 2015 елга һәм 2020 елга кадәрге перспективага Татарстан Республикасының электр энергетикасын перспектив үстерү программасын һәм схемасын эшләү каралды.
Импортка алмаш табу эшчәнлеге кысаларында “КМПО” ААҖ тәкъдимнәре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International