2015 елның 27 февралендә Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә бәйсез нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үтте. Чарада Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татрстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, «Татнефть» ААҖ җитәкчелеге катнашты.
Киңәшмә барышында бәйсез нефть компанияләренең 2014 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлары билгеләнде. 2014 елда бәйсез нефть компанияләре 6 млн 863 мең тонна нефть чыгарган, бу планнан 312 тоннага күбрәк. Республика буенча табышның гомум күләменең 20,7 процентын тәшкил иткән.
2015 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Курган өлкәсенә визиты уза. Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Раивл Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре.
Курган өлкәсенә визит кысаларында Татарстан делегациясе Курган өлкәсе сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе белән танышты, “Синтез” ААҖ барачак (дару препаратлары җитештерүче предприятие), күпер төзүдә куллланыла торган тимер конструкцияләрен ясаучы «Курганстальмост» ЯАҖ һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Г.И.Илизаров ис. «Торгызу травматологиясе һәм ортопедиясе» Россия фәнни үзәгенә барачак, “Курган өлкәсе татар конгрессы” региональ иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашачак.