ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
2015 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Тттарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов “Татарстанның эшлекле хатын–кызлары” Татарстан региональ иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашты.
Рашат Фәттахов очрашуда катнашучыларга республиканың 2014 елның сәнәгать үсеше һәм кулланучылар базары нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлары хакында мәгълүмат җиткерде.
Шулай ук очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының “Татарстанның эшлекле хатын–кызлары” Татарстан региональ иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә Татарстан Республикасы вәкиллекләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә республиканың министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан Республикасының Сәүдә Йортлары башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать һәм кулланучылар базары үсешенең 2014 ел нәтиҗәләрен кыскача билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең эшчәнлегенә анализ ясады, чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә Татарстан Республикасы вәкиллекләренең сәүдә–икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек итү, шул исәптән, республика предприятиеләренең продукциясен чит базарга чыгаруга ярдәм итү максаты белән “юл картасы”н гамәлгә ашыру, потенциаль инвесторларны җәлеп итү өчен Татарстан Республикасы вәкиллекләренең һәм инвестицион мәйданчыклар җитәкчеләренең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге кирәклеген ассызыклады.
Киңәшмә кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең актуаль эшчәнлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
18 февраля 2015 елның 18 февралендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының “2014 елда Татарстан Республикасының социаль–икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлары” уртак Коллегия эшендә катнашты.
Уртак Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков катнашты.
“2014 елда Татарстан Республикасының социаль–икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлары” нотыгы белән Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады.
2015 елның 18 февралендә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында катнашты. Гыйнварда сәнәгать җитештерүе индексы (СҖИ) республикада – 99%, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов «КМПО» ААҖ мәйданчыгында узган коллегияләр утырышында. Ул 2014 елда Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү йомгакларына һәм 2015 елга бурычларга багышланды.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика бюджеты нефтькә бәяләр белән нык бәйләнмәсә дә, бу Татарстан Республикасының икътисадый торышына нык тәэсир итә, чөнки алар федераль бюджетта чагыла, һәм безгә федераль үзәктән керемнәр азая. Без һәр көнне “Brent”ның бәясән тикшереп торабыз. Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Үзәк банк кирәкле чаралар күрерләр, мин ышанам. Кризиска каршы программалар кысаларында Кече һәм урта эшмәкәрлеккә, агро сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм итү чаралары уңай нәтиҗәләр бирергә тиеш. Ләкин моңа карамастан, эшләргә кирәк, һәр предприятиенең мониторингын үткәрергә, эш урыннарын һәм безнең базарларны саклап калырга кирәк”, – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 15 һәм 16 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Карелия Республикасына эш визиты белән килде.
Петрозаводск шәһәренә эш визиты кысларында Татарстан Республикасы делегациясе “Калевала” ҖЧҖ агач эшкәртү компаниясенең юнәлдерелгән йомычка плиталары җитештерүенә, “Петрозаводск дәүләт университеты” ФДБУ Югары биомедицина технологияләре институтына бардылар, ИТ-парк эшчәнлеге белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Карелия башлыгы Александр Худилайнен белән дә очрашты.


13
февраль, 2015 ел
җомга
2015 елның 11 февралендә Мәскәүгә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов рәислегендә конкуренция һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Комиссия әгъзалары конкуренция үсеше мәсьәләләрен, заманча икътисадый шартларда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы вәкилләре кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча тәкъдимнәрен әйттеләр.

12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 11 февралендә «ЕЛАЗ» Сәнәгать берләшмәсе» ААҖ Әфганстан сугышында катнашканнарга тантаналы рәвештә “Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр тәмамлануга 25 ел тулу истәлегенә” медальләр тапшырдылар. Берләшмәдә хәзерге вакытта Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 10 хезмәткәр эшли.

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
«Татнефть» ААҖ белгечләре “Ел инженеры –2014” XV Бөтенроссия бәйгесе лауреатлары булдылар. Әлеге бәйге ел саен А.М.Прохоров исемендәге инженер фәннәр Академиясе һәм фәнни–техник прогресска ярдәм итү Регионара фонды катнашында Россия һәм Халыкара фәнни союзлар һәм инженерлар иҗтимагый оешмалар тарафыннан үткәрелә.
Бөтенроссия бәйгесенең жюри карары нигезендә II тур нәтиҗәләре буенча “Профессиональ инженерлар” номинациясендә “Ел инженеры” бәйгесе Лауреатлар исемнәре Роман Осиповка (НГДУ «Альметьевнефть»), Руслан Әпсәләмовка (НГДУ «Альметьевнефть»), Радик Хәлимовка (НГДУ «Азнакаевскнефть»), Мөктәсыйм Әхмәтҗановка (НГДУ «Нурлатнефть»), Хәлил Гафиятуллга (НГДУ «Прикамнефть»), Рөстәм Сәетгәрәевка (НГДУ «Ямашнефть»), Владимир Либерманга (ТГРУ), Габдерәшит Әбдрахмановка (ТатНИПИнефть), Рәмзис Кадыйровка (ТатНИПИнефть) бирелде. Лауреатларга дипломнар, сертификатлар, тамгалар һәм истәлек медальләр тапшырылды.

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республиканың Икътисадый совет утырышында кризиска каршы тору чаралары хакында фикер алыштылар. Утырышта министрлыклар, ведомстволар, республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре, республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль стабильлекне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планын кабул итте. Татарстанда бу өлкәдә координация функциясен Икътисадый советка йөкләделәр.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, республикабыз предприятиеләре булган позицияләрен саклап калырга һәм яңа юнәлешләрне үзләштерергә тиеш. Республика башлыгы әйтүенчә, импортка алмаш табу – перспектив базар.
2015 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядәге “Ашан” генераль директоры Вильгельм Убнер белән булган очрашуда катнашты.
Россиядәге “Ашан” генераль директоры Вильгельм Убнер әфәнде очрашуда катнашучыларга француз компаниясе “Ашан”ны Франциядә һәм Россиядә үстерү планнары хакында хәбәр итте.
Очрашу барышында яклар “Ашан” челтәрен Татарстанда алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International