Татарстанның Курган өлкәсе белән хезмәттәшлеге үсә

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

2015  елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Курган өлкәсенә визиты уза. Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә  министры Раивл Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре.

Курган өлкәсенә визит кысаларында Татарстан делегациясе Курган өлкәсе сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе белән танышты, “Синтез” ААҖ барачак (дару препаратлары җитештерүче предприятие),  күпер төзүдә куллланыла торган тимер конструкцияләрен ясаучы «Курганстальмост» ЯАҖ һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Г.И.Илизаров ис. «Торгызу травматологиясе һәм ортопедиясе» Россия фәнни үзәгенә барачак, “Курган өлкәсе татар конгрессы” региональ иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең  Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин белән очрашуы планлаштырыла. Очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Курган өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International