«Сакчыл җитештерү» технологияләрен кертүдәге ирешкән уңышлар өчен Кама сәнәгать форумында бүләкләр тапшырдылар

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
2015 елның 19 февралендә Кама сәнәгать форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповка республикада “Сакчыл җитештерү” методикасын кертүдәге ирешкән уңышлары өчен Кубок тапшырылды. Кубокны Чаллы һәм Кама арты Сәүдә–сәнәгать палатасының Идарә Рәисе, “Менеджмент академиясе” АНО ректоры Юрий Петрушин тапшырды.
Әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре арасында Лин–технологияләрне кертү өчен бүләкләр алучылар – “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Магданов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International