ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

Бүген Киото шәһәренә (Япония) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иокогава электрик» (Yokogawa Electric Corporation) компаниясе президенты һәм баш операцион директоры Такаши Нишиджима белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Иокогава электрик» – Татарстан Республикасының автоматлаштырылган идарә системалары буенча күптәнге ышанычлы партнёры. Татарстан Республикасы Президенты Япония ягының республика югары уку йортлары белән эшне оештыру инициативасын югары бәяләде.


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Сухум шәһәренә визиты кысаларында Татарстан һәм Абхазия эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды.

Түгәрәк өстәл утырышын ачып, Абхазия Президенты Рауль Хаҗимба ассызыкалаганча, Абхазия белән Татарстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр Абхазиянең беренче Президенты Владислав Ардзинба һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев нигез салган традицияләрен дәвам итә.


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 30 сентябрендә Казанңа Машина төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм тармак ветераннары, төбәк уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары, балалар техник иҗат түгәрәкләренә йөрүчеләр катнашты.


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 30 сентябрендә “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Машина төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм тармак ветераннары, төбәк уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары, балалар техник иҗат түгәрәкләренә йөрүчеләр катнашачак.

 

2015 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына юллама белән чыгыш ясады. Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар!

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уңышлы уздыру, WorldSkills Һөнәри осталык буенча дөнья беренчелеген үткәрү хокукын яулау, республика Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарын сайлау Татарстанның югары үсеш дәрәҗәсен, аның Россиядә һәм дөньяда танылуын, шулай ук татарстанлыларның икътисадый мөмкинлекләрне арттыру, тормышны яхшырту һәм җәмгыятьнең бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән сәясәтне хуплауларын ачык чагылдырды.

 

2015 елның 26 сентябрендә Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты эгидасы астында узучы «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының III  республика фестиваленең беренче зональ сайлау этабы тәмамланды.

Чаллының «Камаз» ДК узган зональ этапта 50 предприятие вәкилләре «Татнефть-Нефтехим», «Л.Я.Карпов исем. химия заводы», «Камаз», «Форд соллерс», «Алабуга автомобиль заводы», республиканың башкарма хакимият органнары, ведомствоасты оешмалар,  министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.


25
сентябрь, 2015 ел
җомга
 

2015 елның 27 сентябре - Машина төзүчеләр көне. Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Машина төзүчеләр көне белән тәбрик итә:

“Сезне чын күңелдән машина төзүчеләр көне белән тәбрик итәм! Һөнәри бәйрәмнәр арасында әлеге Көн аерым урын биләп тора. Машина төзелеше – ил икътисадының төп тармагы.

 

2015 елның 25 сентябрендә “Россия  радиоэлектроникасы: яңа вызовы һәм перспективалар” XIV тармак фәнни-техник конференциясе кысаларында “Россиянең чималлы булмаган экспорты - икътисад үсешенең векторы” түгәрәк өстәле үткәрелде.

Түгәрәк өстәлне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, модераторы – “Россия экспорт үзәге” АҖ төбәкләрнең экспорт эшчәнлегенә ярдәм итү буенча директоры С.В. Колдаев, катнашучылары – эре һәм кече сәнәгать предприятиләре-экспортёрлар вәкилләре.


24
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015 елның 24 сентябрендә тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында «Россия радиоэлектроникасы: яңа чакырулар һәм перспективалар» XIV тармак фәнни-техник конференция ачылды.

Ике көн дәвамында 300 дән артык радиоэлектроника предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре тармакның проблемалары һәм алардан чыгу юллары буенча фикер алышачак.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасы сәнәгатьһәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский, Россия оборона министры урынбасары Юрий Борисов, Россия Федерациясе Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының радиоэлектроника сәнәгате департаменты директоры Сергей Хохлов катнашты.


23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 24 һәм 25 сентябрендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эгидасы астында Казанда “Россия  радиоэлектроникасы: яңа вызовы һәм перспективалар” XIV тармак фәнни-техник конференция узачак.

Конференция эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерацисе министырлыклар һәм ведомстволар, Дәүләт Думасы, Россия Оборона министрлыгы, Россия төбәкләре җитәкчеләре, дәүләт корпорацияләре вәкилләре, Россия радио электроника комплексы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International