2016 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәге бүлекчәсе әгъзаларының очрашуы булып узды.
Очрашу барышында заманча икътисади шартларда сәнәгать предприятияләренә һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына дәүләт ярдәменең актуаль булган сораулары хакында сөйләштеләр.
2016 елның 25 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә булып узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышында катнашты.
Утырыш барышында 2015 елда нефтьгазхимия комплекслы предприятияләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә йомгак ясалды. «Татнефтехиминвест-холдинг» җитәкчелеге мәгълүматы нигезендә, Татарстандагы холдингка кергән комплекстагы төп предприятияләр 2015 елны, алдан исәпләүләр буенча, табыш белән тәмамлады. Сатудан кергән табыш узган ел дәрәҗәсеннән 1,5 тапкыр артып киткән. Республика бюджетына күчерүләрнең артуы өчтән бер. 2015 елда төп предприятиеләрнең продукциясен экспортлау 424,6 млрд сумнан артык, бу аларның 46,5 процент керемен тәшкил итә.
2016 елның 25 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җитәкчелегендә «Дженерал Электрик» компаниясе белән хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркем утырышы булып узды.
Утырышта «Дженерал Электрик» компаниясенең Россиядагы Вәкиллек җитәкчелеге, министрлык һәм ведомство җитәкчелеге, ТР эре сәнәгать предприятияләре вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дженерал Электрик» компаниясенең Россияда һәм СНГдагы президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллет белән очрашуы нәтиҗәсендә ТР «Дженерал Электрик» компаниясе белән хезмәттәшлекне үстерү буенча Ведомствоара эшче төркем булдырылган иде.
2016 елның 22 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Президиум утырышында катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Председателе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан Республикасы Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларының эшчәнлеген хокукый җайга салу сораулары каралды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов үзенең чыгышында стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруны җайга салу өлкәсендәге хәзерге көндә гамәлдә булган федераль законга анализ ясады, һәм әлеге өлкәдә россия регионнарының тәҗрибәсен анализлады, ТР стационар булмаган сәүдәне хокукый җайга салуны камилләштерү буенча тәкъдимнәрен кертте.
«Татнефть» САҖ күп энергия сарыф итүне киметүгә һәм җитештерүнең нәтиҗәлеген арттыруга юнәлдерелгән пласт басымын саклап калу системасын перспектив технологияләрне үстерүне дәвам итә.
Предприятиядә басымлы скважиналарның эчке скважина җиһазларын күгәрү һәм югары давлениедан саклау, шулай ук, пласт басымын саклап калу процессларын комплекслы оптимальләштерү эше алып барыла. 2015 ел эчендә «Татнефть» САҖ буенча эксплуатациягә 198 яңа басым скважиналары тапшырылган, план 111,2 процентка үтәлгән.
75 басым скважиналарына бер үк вакытта-аерым суырту технологиясе кертелде. Әлеге технология эшли башлаганнан бирле 715 скважинада кулланыла, әлеге технологияне куллану 1798,1 мең өстәмә кертем биргән.
2015 елда пласт давлениясын саклап калу системасында энергия куллануны оптимальләштерү программасын үтәү кысаларында «Елховнефть» һәм «Баулынефть» нефть газ чыгару идарәләрендә үз илебездә җитештерелгән күләмле насос агрегатлары гамәлгә кертелгән, аларның җитештерүчәнлеге тәүлеккә 500м3.
2016 елның 19 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Казанда узачак TIAF Халыкара автомобиль төзелеше форумын оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе TIAF supported by Automechanika Халыкара автомобиль төзелеше форумы икенче тапкыр үткәрелә дип хәбәр итте. Быел ул 3-5 февраль көннәрендә «Казан ярминкәсе» территориясендә узачак. Тантаналы ачылышта һәм форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашу планлаштырыла.
Форумны оештыручылар- Европа бизнесы Ассоциациясе, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Казан ярминкәсе» ААҖ, «Мессе Франкфурт ГМбх» россия бүлекчәсе.
«Казан мотор җитештерү берләшмәсе» ААҖдә югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча предприятие һәм Казан милли тикшеренү техник университетының үзара хезмәттәшлек программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында 2016 елның 19 гыйнварыннан максатчан сыйныфларында икенче уку яртыеллыгының дәресләре башлана, 9 февральдән Казан мотор җитештерү берләшмәсе - Казан милли тикшеренү техник университетының максатчан төркемнәре укый башлый.
Казан мотор җитештерү берләшмәсе - Казан милли тикшеренү техник университетының максатчан сыйныфларының төп бурычы - югары сыйныф укучыларын математика, физика, информатика, инженер графикасы кебек дисциплиналардан Бердәм Дәүләт Имтиханнарына (БДИ) тирәнтен әзерләү, киләчәктә Казан милли тикшеренү техник университетына (КНИТУ-КАИ) укырга керү һәм мотор төзү предприятиясенә эшкә урнашу. Укуларны вуз укытучылары үткәрәләр.
2016 елның 17 гыйнварында Айрат Мәрдиев идарәсендәге «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы голландия командасына беренчелекне калдырып «Дакар-2016» раллисын икенче нәтиҗә белән төгәлләде.
Шунысын да әйтергә кирәк, «КАМАЗ-мастер» командасы иң титуллы команда булып тора һәм югары пробалы 13 бүләккә ия.
2016 елның 15 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Cognitive Technologies («Когнитив технологияләр») компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашуында катнашты.
Очрашу барышында ике як алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Россия компаниясе Cognitive Technologies һәм «Иннополис» махсус икътисади зонасы АҖ арасында ниятләр турында килешү имзаланды.
«Когнитив технологияләр» (Cognitive Technologies)- россия компанияләреннән программа белән тәэмин итүне эшләү һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнүче иң эреләренең берсе. 2015 елда компания «РУССОФТ» һәм ИД Коммерсант версиясе буенча россияның эре софтвер компанияләренең рейтингында икенче урынны яулады.
Компаниянең эшчәнлек юнәлешләре корпоратив автоматлаштыру системаларын, робототехника һәм сатып алу белән идарә итү системаларын, электрон документлар әйләнешен, документларны эшкәртү, танып белү, гамәлгә кертүне үз эченә ала.
Техник-кертү үзәге булдыру Cognitive Technologies компаниясенең Татарстанда беренче проекты түгел. 2014 елда Cognitive Technologies компаниясе «КАМАЗ» ҖАҖ белән уртак проект башлап эшләү, 2020 елга «КАМАЗ» автомобиле базасында үзе идарә итүче яңа буын транспорт чарасын булдыру тәкъдим ителгән иде.
2016 елның 14 гыйнварында Гайдар форумы-2016 кысаларындагы панель дискуссияларның берсендә Татарстанда «ИнноКам» инновацион-җитештерү үзәген булдыру проектын тәкъдир итү узды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Панель дискуссиянең модераторы булып Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе ректоры Владимир Мау чыгыш ясады.