2016 елның 19 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Казанда узачак TIAF Халыкара автомобиль төзелеше форумын оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе TIAF supported by Automechanika Халыкара автомобиль төзелеше форумы икенче тапкыр үткәрелә дип хәбәр итте. Быел ул 3-5 февраль көннәрендә «Казан ярминкәсе» территориясендә узачак. Тантаналы ачылышта һәм форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашу планлаштырыла.
Форумны оештыручылар- Европа бизнесы Ассоциациясе, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Казан ярминкәсе» ААҖ, «Мессе Франкфурт ГМбх» россия бүлекчәсе.
Алберт Кәримов, тармак катлаулы хәлдә булуга карамастан, Татарстан автомобиль төзелеше предприятиеләре автокомпонентлар җитештерүчеләр белән үзара элемтәләрне тирәнәйтәләр, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерәләр, дип билгеләп үтте.
Форумның максаты - Татарстанда, Идел буе төбәгендә автомобиль төзелеше үсешенә ярдәм итү һәм автокомпонентлар җитештерүен локализацияләү, автомобиль сәнәгатенә инновацион эшләнмәләрне җәлеп итү, шулай ук Идел буе предприятиеләренең Россия, Европа һәм Азияда әйдәп баручы автомобиль төзелеше компанияләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү, дип ассызыклады министр.
Форумның эшлекле программасы кысаларында: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Россияда Автомобиль индустриясе: тенденцияләр, фаразлар, перспективалар» пленар утырыш узачак; «Экспорт-автосәнәгатьне коткару» һәм «Импортны алыштыру сәясәте – сәнәгатьтә дәүләт ярдәменең яңа формалары» тематик сессияләр, «түгәрәк өстәлләр», Россия һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан әйдәп баручы автомобиль төзелеше предприятиеләренең сатып алу буенча җитәкчеләре катнашында адреслы очрашулар узачак. Бу «КАМАЗ», «ЕлАз», «АВТОВАЗ», «FordSollers», «PCMA RUS» һәм башкалар.
TIAF Халыкара автомобиль төзелеше форумы программасында күргәзмә дә бар: анда автоҗитештерүчеләр үзләренең автомобиль төзелеше өлкәсендәге алдынгы казанышларын тәкъдим итәчәк, чимал һәм автокомпонентлар белән тәэмин итүчеләр, автоконцерннарга җибәрергә әзер булган, продукция үрнәкләрен күрсәтәчәкләр. Шулай ук, «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионатының «автомобиль ремонты», «кузов ремонты» компетенцияләре буенча сайлап алу этабы да узачак.
Форум турында мәгълүмат «Бизнес-онлайн» интернет-басмалар сайтында урнаштырылган: http://www.business-gazeta.ru/news/299693