«Казан мотор җитештерү берләшмәсе»ндә югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча предприятие һәм Казан милли тикшеренү техник университетының (КНИТУ-КАИ) үзара хезмәттәшлек программасы гамәлгә ашырыла

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе
 

 «Казан мотор җитештерү берләшмәсе» ААҖдә  югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча предприятие һәм Казан милли тикшеренү техник университетының үзара хезмәттәшлек программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында 2016 елның 19 гыйнварыннан максатчан сыйныфларында икенче уку яртыеллыгының дәресләре башлана,  9 февральдән Казан мотор җитештерү берләшмәсе - Казан милли тикшеренү техник университетының максатчан төркемнәре укый башлый.

Казан мотор җитештерү берләшмәсе - Казан милли тикшеренү техник университетының максатчан сыйныфларының төп бурычы - югары сыйныф укучыларын математика, физика, информатика, инженер графикасы кебек дисциплиналардан Бердәм Дәүләт Имтиханнарына (БДИ) тирәнтен әзерләү, киләчәктә Казан милли тикшеренү техник университетына (КНИТУ-КАИ) укырга керү һәм мотор төзү предприятиясенә эшкә урнашу. Укуларны вуз укытучылары үткәрәләр.

Шулай ук, предприятиенең укыту-җитештерү үзәге базасында Казан мотор җитештерү берләшмәсе - Казан милли тикшеренү техник университетының максатчан группалары студентлары өчен икенче ел дәресләр үткәрелә. Укытуны җитәкчеләр һәм берләшмә белгечләре түбәндәге юнәлешләр буенча алып бара: машина төзү производстволарының технологиясе, реактив двигательләр һәм энергетика җайланмалары, газотурбинлы һәм паротурбинлы двигательләр һәм энергетика җайланмалары, җитештерү мастерлары, машина төзү производстволарының конструктор-технологик тәэмин итү.

Икенче уку яртыеллыгында студентлар AvtoCAD, NX программаларын үзләштерә башлаячаклар, технологик процессларны өйрәнә башлыйлар. Предприятиянең  төп производство цехларында һәм бүлекләрендә гамәли дәресләр уздыру да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International