ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе
 

2016 елның 13 гыйнварь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге  ТР делегациясе составында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» исемле VII Гайдар форумы эшендә катнаша.

Форум 13-15 гыйнварь көннәрендә Мәскәүдә Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе мәйданчыгында уза.

Гайдар форумы-2016 пленар сессиясендә сәламләү сүзе белән Россия Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

Гайдар форумы-2016 программа кысаларында «Россия регионнарында инновацион бизнес» рейтингын  презентацияләү булды. Рейтинг Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе тарафыннан Россия инновацион төбәкләре Ассоциациясе катнашында эшләнде.

 

2016 елның 13 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасы Синьцзян-Уйгур автоном районы Җитештерү-төзү Корпусы Рәисе урынбасары Кун Синлун җитәкчелегендәге кытай делегациясе белән очрашуында катнашты.

Әңгәмә барышында ике як Татарстан территориясендә агросәнәгать комплексы өлкәсендә эре инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Проект республиканың берничә районын колачлый, терлекчелекне һәм үсемлекчелекне үстерүне, шулай ук эшкәртүче производстволар булдыруны күздә тота. Кытай ягы җирдә сугару системаларын үстерүгә һәм авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга инвестицияләр кертергә ниятли.

Татарстан әлеге проект үсеше белән кызыксына, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе
 

Агымдагы елның 12 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов региональ һәм федераль дәрәҗәдә республика товар җитештерүчеләр продукциясен тышкы базарларга чыгару мәсьәләләре һәм республика предприятиеләренең экспорт эшчәнлекләренә дәүләт ярдәме чаралары хакында киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә барышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының федераль дәүләт хакимияте органнары (Россия тышкы эшләр министрлыгы, Россия икътисадый үсеш министрлыгы, Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы) һәм махсуслаштырылган оешмалар (Внешэкономбанк дәүләт корпорациясе, Россия экспорт үзәге АҖ, «ЭКСАР» АҖ һәм башкалар) белән үзара хезмәттәшлек сораулары турында сүз барды. Киңәшмәдә республика сәнәгать предприятиеләренә халыкара, төбәкара, тышкы икътисади элемтәләр үсешендә, чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итүдә һәм җитештерелә торган продукцияне тышкы һәм эчке базарларга танытуда  ярдәм күрсәтү хакында да фикер алыштылар.

 

 

 

«Нефтехимия процесслары өчен югары сыйфатлы ягулык, май һәм чимал алу максатыннан авыр нефть чималының гидроконверсия технологиясен булдыру» «Татнефть» САҖ проектына милли проект статусы бирелде.

Әлеге карар Александр Новак җитәкләгән РФ энергетика министрлыгы каршындагы инновацион технологияләрне һәм энергетикада заманча материалларны гамәлгә кертү милли проектларын сайлап алу буенча эшче төркем утырышында кабул ителде. Компаниянең проекты югары күрсәткечле нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү, шул исәптән конверсия буенча илебезнең беренче проекты.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе
 

Атаклы «Дакар-2016» раллисының җиденче этабы дүрт экипажлы йөк машиналары ярышларында чыгыш ясаучы «КАМАЗ-мастер» командасы пилотлары өчен уңышлы булды.

Беренче булып финишка Эдуард Николаев экипажының «КАМАЗ»ы килде. Икенче урынны Айрат Мәрдиев яулады, өченче «MAN»да чыгыш ясаучы голландия остазы Питер Верслуис булды. Андрей Каргинов экипажы бишенче булып финишка килде.  


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов республиканың сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре ветераннарын һәм хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә.

«Хөрмәтле ветераннар, республиканың сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре  һәм хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне якынлашып килүче Яңа Ел белән тәбрик итәм!

Әлеге бәйрәмне һәркайсыбыз ел әйләнәсендә көтеп алган  күңелле hәм истә калган вакыйгалар, яңа өметләр белән каршы ала.

Яңа 2016 ел яңа проектларга, якты һәм күңелле чараларга бай булсын.

          Сезгә һәм якыннарыгызга Яңа елда исянлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим!”.


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 29 декабрендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ директорлар Советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты , компаниянең  директорлар Советы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Директорлар советы 2015 елның 11 ае эчендә компаниянең бюджет үтәлешен карады һәм 2016 елның гыйнварына һәм беренче кварталына бюджетын раслады.

Утырыш кысаларында «П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ  киләчәктә үстерү мәсьәләләре каралды.  Хәзерге вакытта предприятие елына 24 мең тоннадан артык продукция җитештерә, яңа, югары ликвидлы продукция төрләре – ровинг тукымалар, туралган пыяла җепселләр, бөтерелгән пыяла җепләр җитештерүе җайга  салынган.


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе
 

29 декабря.2015 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  "ТАНЕКО"заводында булды һәм яңа объектлар төзелеше гамәлгә ашыруы белән танышты. Президентны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин, Татарстан Республикасы  Презденты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр нафта сплиттеры төзелешен карадылар, әлеге проект нафтаны җиңел һәм авыр фракциягә бүлү өчен каралган. Әлеге объктта эшләр 2014 елның сентябрендә башланды, аның  проект күәте елына 645 мең тоннага каралган. Бүгенге көндә төп җиһазлар монтажы һәм җибәрү эшләре тәмамланган, объектны тапшыру вакыты – 2016 елның беренче квартал ахыры.

 

2015 елның 29 декабрендә Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберта Кәримов катнашында яңартылган ТЭЦта түбән потенциаллы пар турбиналары кулланылган яңа энергоблокны эшләтеп җибәрү тантанасы узды.

Проект 2012 елдан гамәлгә ашырыла, 2 түбән потенциаллы пар турбиналарын төзү буенча чаралар комплексын үз эченә ала. Яңа куәтләрне сафка кертү елына өстәмә рәвештә 350 Мвт электр энергиясен җитештерергә ярдәм итәчәк. Еллык электр энергияне  җитештерү 1 376 дан 3 043 млн кВТс артачак.

Шулай ук Түбән Камада электр энергиясе дефицитын киметәчәк, кулланучыларны, шул исәптән, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Нижнекамскшина» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ һәм «ТАНЕКО» АҖ предприятиеләрен энергия белән тәэмин итүне арттырачак.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе
       

2015 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары белән очрашты. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада эшкуарлык өлкәсен үстерү буенча зур эш алып барыла.

«Бу яктан Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы кайчак дәүләт хакимияте органнары көче җитмәгән бурычларны хәл итә», - диде ул. Валюта базарындагы тотрыксызлык һәм Көнбатыш финансларын һәм технологияләрен алу мөмкинлеге булмау кайбер республика проектларын гамәлгә ашыруны акрынайта. Әмма Татарстанның бүгенге потенциалы үсешнең уңай динамикасын саклап калырга ярдәм итә”,- дип ышаныч белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов эшкуарларга һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International