2016 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре программасы кысаларында Татарстан Башлыгы һәм ТР Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов махсус киемнәр тегү буенча "Мамадыш Промкомбинат" предприятиесендә булдылар.
Махсус киемнәр тегү буенча "Мамадыш Промкомбинат" ҖЧҖ предприятиесе 2011 елда булдырылган. Хәзерге көндә анда эшләүчеләрнең саны 106 кеше. 2015 елда компания тарафыннан 74,0млн сумлык 20 717 комплект җитештерелгән.
Предприятиянең җитештерү базасы сызу-кисү һәм тегү цехын, материаллар һәм фурнитура складын, әзер продукция складын, савытларга тутыру-төрү цехын үз эченә ала. 2016 елда предприятиедә җылы текстильле сүс чыгару буенча цех эксплуатацияга кертеләчәк, аның җитештерүчәнлеге сменада 1 мең погонлы метр булачак.
Эш сәфәре барышында ТР Президенты һәм аны озата йөрүче затлар халыкны яңа йортка күчендерү тантанасында катнашачак һәм 87нче номерлы Мамадыш һөнәри көллиятендә булачаклар.
Эш сәфәренең төп максаты –район советының йомгаклау утырышында катнашу, 2015 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре ясалачак һәм 2016 елга бурычлар билгеләнәчәк.