2016 елның 17-19 февраль көннәрендә Татарстан Республикасында эш визиты белән Чиләбе өлкәсенең икътисади үсеш министры Сергей Смольников җитәкчелегендәге Чиләбе өлкәсе делегациясе булачак.
Делегация составына Чиләбе өлкәсенең башкарма хакимияте органнары вәкилләре керде. Визитның максаты - стратегик планлаштыру өлкәсендә, инвестицион һәм инновацион үсеш, шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлекне алып бару өлкәсендә Татарстаннның тәҗрибәсен өйрәнү.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә, Татарстан Республикасы икътисад министрлыкларында очрашулар узачак. Чиләбе өлкәсе делегациясе югары технологияләр өлкәсендәге "IT-парк" Технопаркын, "Алабуга" Махсус Икътисади Зонасын караячаклар.