Түбән Кама районында нефть, газ, химия комплексын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе
 

2016 елның 16 февралендә Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, республика ведомство һәм министрлыклар, республика сәнәгать предприятияләре җитәкчеләре шәһәр һәм район советының йомгаклау сессиясе эшендә катнаштылар.

Түбәк Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, 2015 ел нәтиҗәләре буенча район тарафыннан планлаштырылган барлык икътисадый күрсәткечләргә ирешелде диярлек, гражданнар алдында бөтен социаль бурычлар үтәлде, дип билгеләде.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районы республиканың 23% сәнәгать продукциясе күләмен җитештерде. Сәнәгый җитештерү индексы 102,3% тәшкил итте. Төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү буенча республика муниципаль берәмлекләре арасында район 2 нче урынны алды.

Шәһәрдә һәм районда актив рәвештә сәнәгать объектлары төзелә, "ТАИФ-НК" нефтьнең авыр калдыкларын тирән эшкәртү комплексы, икенче читратта "ТАНЕКО" Комплексы.  2015 ел ахырында "Түбән Кама нефтехим" ның линейлы альфа-олефиннар җитештерү цехында җибәрү-көйләү эшләренә керештеләр. Тулаем алганда, хисап елында сәнәгать төзелешендә 74 млрд. сум акча үзләштерелде.  

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың төп үсеш ноктасы булып Кама инновацион территориаль җитештерү кластеры тора. Ә төп төен нокта булып, нефтехимия өлкәсе өчен җаваплы булган, Түбән Кама районы тора, дип билгеләп үтте.

"Иң мөһиме кирәкле кадрларны әзерләргә кирәк, кешеләр өчен уңай шартлар тудырырга тиешле,  югары мәктәп дәрәҗәсен күтәрү зарур. Әлеге мәсьәләләр җентекләп тикшерүне һәм ярдәм таләп итә", - дип саный ТР Президенты. 

Аеруча игътибарны ТР Президенты кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлтергә кушты. Түбән Кама - бөтен ил масштабында җитди сәнәгать төбәге. Монда эре каучуклар, полимер һәм нефть эшкәртү үзәге. Бик көчле коллективлар хезмәт итә һәм алар үзләренең югары һөнәр ияләре булуларын бер генә тапкыр расламадылар. Һәм Түбән Кама районында нефть, газ, химия комплексын үстерү буенча булган безнең барлык программалар да тормышка ашачагында минем бер генә дә шигем юк", -дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ахырда ТР Президенты Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International