Татарстан Республикасы Президенты Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы нигезендәге ресурс үзәктә булды

2016 елның 16 феврале, сишәмбе
 

2016 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районында булды. Визит барышында ТР Президенты Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы эшчәнлеге белән танышты. Аны ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин озата йөрделәр.

Кунакларга гамәлдәге заманча лабораторияләр һәм остаханәләрне күрсәттеләр. Ресурс үзәген җиһазландырырга һәм яңа җиһазлар сатып алу өчен 29 млн. сум. акча бүлеп бирелгән иде. Бу эштә актив булышлыкны  "ТАНЕКО" һәм "Түбән Кама нефть химиясе" компанияләре күрсәтте.

Учреждение ресурс үзәге статусын нефтехимия тармагындагы предприятияләр өчен кадрлар әзерләү буенча алды, анда 8 эшче һөнәр һәм 2 белгечлек буенча кадрлар укытыла.

Бүгенге көндә Менделеевск шәһәрендәге филиал белән бергә 1195 булачак белгечләр укытыла. Бу эштә җитештерү тармагы серләренә өйрәтүче 29 оста һәм махсус дисциплиналарга, гомумиһөнәри  белгечлекләргә өйрәтүче 35 укытучы белем бирә.

Республика башлыгы һәм аны озатып йөрүче затлар һөнәриюнәлеш эшләре Үзәгендә дә булдылар, укучыларның теге яисә бу эшчәнлек төренә кызыксынуларын билгеләү максаты белән диагностика үткәрделәр.

Техникум нигезендә кыска вакытлы программалар буенча кадрларны әзерләү һәм яңадан кабатлап әзерләү алып барыла, бу программа кысаларында 2970 кеше уку узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International