2020 елның 2 декабрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан «Нефть тармагында тармакара багланышларга яңа карашлар: Табу. Сервис. Машина төзелеше. Финанслар» дигән түгәрәк өстәл уздырылды. Чараны оештыручылар – Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге һәм «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ (Әлмәт).
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Россия Энергетика министрлыгының Нефть һәм газ эшкәртү департаменты директоры Антон Рубцов чыгыш ясады.
Бизнес-форум тематикасына, гомумән алганда, һәм түгәрәк өстәл тематикасына югары кызыксыну нәтиҗәсендә дискуссиягә Россиянең 15 шәһәреннән 67 оешманы тәкъдим итүче 100 артык катнашучы җәлеп ителгән иде. Алар – федераль һәм региональ хакимият органнары, фәнни даирә вәкилләре, Россиянең алдынгы нефть-газ химиясе компанияләре, тармак ассоциацияләре җитәкчеләре һәм белгечләре.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар нефть-газ тармагында тармакара хезмәттәшлекнең төп проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр турында актив фикер алышты:
Шулай ук, нефть сервисы һәм кече нефть компанияләренең банкротлыкка чыгу куркынычын киметү ысулы буларак, SPV-компанияләрне булдыру; Россия нефть компанияләренең үз сервисларын үстерү; тәмамланмаган скважиналар фондын формалаштыру; заказчыларның геологик разведка һәм нефть сервисы технологияләренә карата таләпләрен арттыру һәм стандартлаштыру; скважина эчендәге эшләрне мәгълүмати һәм инженер-техник тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Җиденче тапкыр Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында «Без энергонәтиҗәлелек сайлыйбыз» дигән Республика яшьләр инициативалары конкурсы үткәрелде.
Конкурс энергонәтиҗәлелек һәм энергияне саклау өлкәсендә фәнни-техник һәм инновацияле эшчәнлекне активлаштыру, югары сыйныф укучылары, урта махсус уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында фәнни-техник һәм инновацияле эшләнмәләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә икътисадый һәм норматив-хокукый алгарышны үстерүгә юнәлдерелгән.
Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклау технологияләре үзәге» ДАУ, «Казан дәүләт энергетика университеты» ЮҺБ ФДБМУ.
«Энергонәтиҗәле кеше – энергонәтиҗәле җәмгыять» номинациясендә А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ студенты Антон Мухин җиңүче булган. Конкурска ул «Татарстан Республикасы Балтач районында энергияне сак тотуны пропагандалау һәм популярлаштыру» дигән темага эш тәкъдим иткән. «Энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту буенча иң яхшы инженер-техник чишелеш» номинациясендә «Югары вольтлы челтәрләр торышын мониторинглауның җепселле оптик системалары» темасына эш белән Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ аспиранты Роберт Гобәйдуллин җиңгән. Казан дәүләт энергетика университеты студенты Александр Ельченковның «Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә белем бирүнең нәтиҗәле коралы буларак «Еnergy Skills Camp» профильле лагере» энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча иң яхшы оештыру һәм мәгълүмат чаралары» номинациясендә җиңүче булган. «Ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту буенча иң оригиналь идея» номинациясендә махсус бүләк Казан дәүләт энергетика университеты аспиранты Рита Ротачның «Казан ҖЭҮ-1 үрнәгендә парлы винт машинасын керткәндә ҖЭҮ эшенең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына ясалган эше өчен бирелде. Барлык җиңүчеләр дә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Имин булмаган хәл аркасында традицион форматтагы ТЭФ форумы 2021 елга күчерелгән, бүгенге вәзгыятькә карамыйча, конкурс булды һәм «Без энергонәтиҗәлелек сайлыйбыз» яшьләр инициативалары конкурсында җиңүчеләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Миңнебаев Марат Фәйзрахман улы котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды.
Быел конкурска 48 конкурс эше тапшырылган иде. Барлык эшләр дә конкурс экспертлары тарафыннан иң югары дәрәҗәдә бәяләнде һәм җиңүчеләр билгеләнде.
Онлайн-витрина – алыштыргысыз сату коралы һәм хәзерге вакытта артык зур тизлек белән үсеш ала торган интернет-технологияләр ярдәмендә автомобиль сайлауда ярдәм итә. Ford витринасы Ford Transit автомобильләрен онлайн-броньлау сервисыннан гыйбарәт, анда аларның Россия территориясендә рәсми дилер үзәкләрендә булу-булмавы һәм бәясе турында актуаль мәгълүмат күрсәтелгән.
Теләсә нинди автомобильне, хәзерге вакытта дилер үзәкләрендә генә түгел, сату урынына килә торган юлда булган автомобильне дә броньлау мөмкинлеге бар.
Онлайн-витрина 4 бүлектән тора, алар коммерция линейкасында тәкъдим ителгән Ford Transit төрләре: тоташ металл фургонлы, пассажирлар ташу өчен, шасси базасындагы автомобильләр һәм махсус билгеләнештәге автомобильләр.
Һәр бүлектәге уңайлы фильтр сатып алу планлаштырыла торган шәһәрне, автомобильнең модификациясен, аның комплектациясен, двигатель һәм привод төрен, өстәмә опцияләрне, шулай ук теләгән төсен сайларга ярдәм итәчәк. Шулай ук, критерийлар буенча сайланган автомобильне бәясе буенча да аралап алу мөмкинлеге бар. Программа, шулай ук, гамәлдәге тәкъдимәрдән аласы файданы исәпкә алып, автомобиль бәясен күрсәтәчәк.
«Уңайлы мохит» тесты – ул Һәркемгә уңайлы мохит академиясе проекты инициативасы белән ирекле тестлаштыру буенча гомумроссия акциясе, анда һәркем файдалана алырлык мохит мәсьәләләре буенча теләге булган һәркем үз белемнәрен һәм инвалидлар белән аралашу күнекмәләрен тикшерә ала.
Тестның төп тематик блоклары: инвалидлар белән аралашуның әхлакый-этик аспектлары; вәзгыяти ярдәм күрсәтү буенча киңәшләр, шулай ук ишетү, күрү, терәк-хәрәкәт аппараты бозылу, менталь җитешсезлекләре булган клиентлар белән бергә, норматив база һәм уңайлы мохит оештыруда комплекслы якын килү.
«Уңайлы мохит» тестын ел саен үткәрү планлаштырыла һәм проект өчен уңайлы мохит академиясе инвалидлар өчен объектларның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең үтемлелеген бәяләүнең төп методикаларыннан берсе булып тора.
30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр, 2026 елда куәтләр җиткерә башлап, җылылык электростанцияләрен модернизацияләү проектлары сайлап алынган. 1 декабрьдә СО ЕЭС сайтында сайлап алуның башлангыч нәтиҗәләре басылып чыккан. Сайлап алуда катнашуга барлыгы 54 гариза тапшырылган булган. Алты энергетика компаниясеннән 15 заявка сайлау аша узган.
Сайлап алынган 15 гаризаның 8е беренче бәя зонасына туры килә (Европа өлеше һәм Урал). Татарстан бердәнбер проект – «ТГК-16» АҖ Түбән Кама ТЭЦ-1 турбинасын модернизацияләү проекты белән тәкъдим ителгән. «ТГК-16» энергокомпаниясе (ТАИФ төркеменә керә), башлангыч нәтиҗәләр буенча, турбина һәм аның ярдәмче җиһазларын алыштырып, 100 МВт егәрлекне модернизацияләү хокукын алган, беренче бәя зонасында сайлап алынган проектлар исемлеген иң зур бәя күрсәткече белән йомгаклаган.
Ай дәвамында «ЕЭС система операторы» катнашучылар тарафыннан күрсәтелгән техник параметрларның дөреслеген тикшерәчәк, шуннан соң РФ Хөкүмәте тарафыннан КОММод-2026 проектларының ахыргы исемлеге расланачак.
ТГК-16 өчен бу җылылык электростанцияләренең генерацияләү объектларын модернизацияләү программасы кысаларында бишенче проект булачак. Агымдагы елның февралендә энергокомпаниянең дүрт заявкасы 2025 елга сайлап алынган инде. Түбән Кама ТЭЦ-1 һәм Казан ТЭЦ-3нең гомуми егәрлеге 417 МВт булган пар турбиналарын модернизацияләү нәтиҗәсендә кулланучыларны җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелек һәм ышанычлык дәрәҗәсе артачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында булды.
Яклар Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан белән Үзбәкстан арасында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты. Коронавирус пандемиясе шартларында сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү буенча алдагы юллар каралды, аерым алганда, товарлар һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру. Шулай ук мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.
1 декабрьдә Казанда «Корстон» кунакханәсендә Made in Uzbekistan бизнес-миссиясен ачу тантанасы узды. Кунаклар алдында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Үзбәкстан Республикасының Россиядәге илчесе Ботиржон Асадов һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев чыгыш ясады. Видеоэлемтә буенча бизнес-миссиядә катнашучыларга Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрының беренче урынбасары Лазиз Кудратов мөрәҗәгать итте.
Казанга әлеге чарада катнашу өчен Ташкенттан махсус пешекчеләр килгән: алар зур казанда үзбәк пылавы пешереп, килүчеләрне самса белән сыйлады.
Иртәгә, 2 декабрьдә, бизнес-миссия үз эшен дәвам итәчәк. «Корстон»да хәзерге үзбәк җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителгән. 15:00 сәгатьтә баллар залында Яңа ел уңаеннан театральләштерелгән тамаша һәм модалы күрсәтү узачак. Бизнес-миссиянең эш программасы кысаларында: панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, Үзбәкстанның экспорт потенциалы темасына презентацияләр һәм инвестиция проектлары өчен киң мөмкинлекләр, үзбәк җитештерүчеләренең Россия эшкуарлары белән очрашулары узачак. Эш программасында турыдан-туры яки онлайн-катнашу өчен проект сайтында алдан теркәлергә кирәк.
Бизнес-миссиядә авыл хуҗалыгы продукциясе, мех әйберләре, аяк киемнәре, джинс тукымасы һәм трикотаж, көнкүреш техникасы һәм электроника, трансформатор подстанцияләре өчен җиһазлар, шулай ук шәраб ясау компанияләре – экспортка юнәлтелгән 100 артык компания вәкилләре катнашачак. Үзбәкстан тышкы сәүдә әйләнешендә экспорт өлеше елдан-ел арта бара. 2019 елда экспорт күләме АКШ доллары белән 13 677,0 млн. җиткән, үсеш темплары – 45,5 %.
Made in Uzbekistan проектының максаты – үзбәк предприятиеләре продукциясен күрсәтү, илнең экспорт потенциалын арттыру һәм чит илләр белән озак вакытлы хезмәттәшлек урнаштыру. Ике ел эчендә Һиндстан, Беларусь, Таҗикстан, Әфганстан һәм Төркмәнстанга бизнес-миссияләр оештырылды. Россиядә проект беренче тапкыр тәкъдим ителә: аның кысаларында Самарада «Яшел атна» узды инде, алга таба Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта чаралар планлаштырыла. Made in Uzbekistan оештыручы булып Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы каршындагы Экспортны алга этәрү агентлыгы тора.
Пандемия вакытында «Корстон» кунакханәсендә Роспотребнадзор таләпләрен үтәү күздә тотыла.
2020 елның 1 һәм 2 декабрь көннәрендә Казанның «Корстон» кунакханәсендә Made in Uzbekistan бизнес-миссиясе оештырылачак. Чара кунаклары Үзбәкстан мәдәнияте белән танышачак, казанда пешерелгән традицион плов, самса һәм милли шәрабтан авыз итәчәкләр, илнең бүгенге көндә ничек үзгәрүен һәм үсүен беләчәкләр: «Корстон»да заманча үзбәк җитештерүчеләр продукциясе тәкъдим ителәчәк, ефәк келәмнәренә фэшн-күрсәтү һәм презентация ясалачак. Бизнес-миссиянең эш программасы кысаларында ике көн эчендә 20 артык чара узачак: панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, Үзбәкстанның экспорт потенциалы темасына презентацияләр һәм инвестиция проектлары өчен киң мөмкинлекләр, үзбәк җитештерүчеләренең Россия эшкуарлары белән очрашулары. Эш программасында турыдан-туры яки онлайн-катнашу өчен проект сайтында алдан теркәлергә кирәк.
Бизнес-миссиядә авыл хуҗалыгы продукциясе, мех әйберләре, аяк киемнәре, джинс тукымасы һәм трикотаж, көнкүреш техникасы һәм электроника, трансформатор подстанцияләре өчен җиһазлар, шулай ук шәраб ясау компанияләре – экспортка юнәлтелгән 100 артык компания вәкилләре катнашачак.
Made in Uzbekistan проектының максаты – үзбәк предприятиеләре продукциясен күрсәтү, илнең экспорт потенциалын арттыру һәм чит илләр белән озак вакытлы хезмәттәшлек урнаштыру. Ике ел эчендә Һиндстан, Беларусь, Таҗикстан, Әфганстан һәм Төркмәнстанга бизнес-миссияләр оештырылды. Россиядә проект беренче тапкыр тәкъдим ителә: аның кысаларында Самарада «Яшел атна» узды инде, алга таба Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта чаралар планлаштырыла. Made in Uzbekistan оештыручы булып Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы каршындагы Экспортны алга этәрү агентлыгы тора.
Пандемия вакытында «Корстон» кунакханәсендә Роспотребнадзор таләпләрен үтәү күздә тотыла.
Казанда Made in Uzbekistan күргәзмә-форумы
2020 елның 1-2 декабре
Эш режимы: 10:00-18:00
Урыны: «Корстон» кунакханәсе
Адресы: Ершов урамы, 1а
Керү ирекле
Өстәмә мәгълүмат һәм аккредитация:
Мария Денисова
+7 916 934-53-67
2020 елның 30 ноябрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең Гала-концерты узды. Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты, ул фестивальдә катнашучыларны, оештыручыларны, предприятие җитәкчеләрен һәм тамашачыларны сәламләде.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачеты кысаларында барлык конкурслар нәтиҗәсендә:
1 урынны «Чистай үзәк район хастаханәсе» ДАССУ, «Горький исемендәге Зеленодольск» АҖ, Менделеевск районының «Аммоний» АҖ һәм «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы яулаган.
2 нче урында:«Казан электротехника заводы» АҖ, «Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» МКУ, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП командалары;
3 урында: «Транснефть – Прикамье» АҖ, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «ТНВ» - «ТЯГ» яшьләр бүлеге һәм «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ командалары.
«Безнең заман геройлары» дигән махсус призны һәм фестивальнең Гран-приен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов тапшырды.
Жюридан махсус «Безнең заман геройлары» дигән призны «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ командасы алган.
Казан шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы өченче мәртәбә Фестиваль Гран-приена лаек булган.
«Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә җиңүчеләрне котлыйбыз!
Исегезгә төшерик, эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнең заман» республика фестивале 2013 елдан бирле ТР Президенты ярдәмендә уздырыла. Фестиваль социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый. Фестивальнең миссиясе яңа кадрлар буынын формалаштырудан, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштырудан һәм республика предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗади потенциалын ачудан гыйбарәт.
2016 елдан башлап, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов карары буенча, Фестивальгә ел саен уздырыла торган статус бирелде.
2019 елда Фестивальгә РФ ЮНЕСКО эшләре комиссиясе эгидасы бирелде, бу проектның максатлары һәм бурычларының яшьләр сәясәте өлкәсендәге ЮНЕСКО өстенлекләренә туры килүен күрсәтә.
Бердәм региональ субсидия механизмын яңадан гамәлгә кертү кысаларында, Россия төбәкләре бюджетлары сәнәгать предприятиеләренең техник тоташтыру (сәнәгать предприятиеләрен электр челтәрләренә һәм башка челтәрләргә тоташтыру) чыгамнарының бер өлешен каплау, лизинг килешүен төзегәндә, яңа җиһазлар сатып алганда 1 нче кертемне (авансны) түләү мөмкинлеген алачак. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Яңартылган механизмда төбәкләрнең сәнәгать сәясәтен финанс ягыннан стимуллаштыру һәм өстенлекле территорияләргә караган субъектлар сәнәгатен үстерүнең төбәк программаларына ярдәм итү фокуслары каралган», – дип ассызыклады РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, аның сүзләрен матбугат-хезмәте җиткерә.
Хәбәрдә тәгаенләнгәнчә, яңартылган механизм кысаларында, әйтик, РФ субъекты өстенлекле геостратегик территорияләр исемлегенә яки социаль-икътисадый үсешнең түбән дәрәҗәсе булган субъектлар исемлегенә кергән очракта, артыклык коэффициентларын куллану планлаштырыла. Бердәм региональ субсидия механизмын яңарту өчен, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үз акчаларын, Финанс министрлыгы тарафыннан бүлеп бирелгән лимитлар кысаларында, 2021-2023 елларда ел саен 1 млрд.сум күләмендә акча бүлеп бирүне килештергән.
«Алынган гаризалар нигезендә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәр төбәк программасының ахыргы коэффициентын билгеләячәк, ул шул исәптән РФ субъектының икътисадый күрсәткечләрен үз эченә ала торганын да», – дип ассызыклаган Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.
Бердәм дәүләт субсидиясен бирү механизмы сынау режимында эшләтеп каралган һәм 2016 елда гамәлгә ашырылган. Дәүләт ярдәме чаралары Кырым Республикасына, Ставрополь краена һәм Удмуртия Республикасына бирелгән, анда 7 млрд.сумнан артык бюджеттан тыш инвестицияләр җәлеп ителгән. Әлеге механизмны яңарту РФ Пространство үсеше стратегиясендә каралган.