«Иннополис» МИЗның яңа резидентлары һәм партнерлары – 9 компания, аларда 250 артык эш урыны булдырылачак. Инновацияле инфраструктурага һәм эшләнмәләргә игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 43 млрд. сум тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ Күзәтчелек советы утырышында яңа проектлар расланды.
«Трансмашхолдинг» АҖ һәм «ЛокоТех-Сигнал» ҖЧҖ «Иннополис» махсус икътисадый зонасында Пилотсыз технологияләр буенча компетенцияләр үзәген ача – «РэйлНекст» компаниясе Казан шәһәре метрополитенында пилотсыз хәрәкәт оештыру буенча Ctrl@Traffic комплекслы системасын эшләү белән шөгыльләнәчәк.
«З-Сити Техно» компаниясе проекты белән Иннополиста инновацияле инфраструктураның эре объектларын булдыру һәм алар базасында цифрлы сервис платформасын кертү каралган. Ике технопарк, сәнәгать паркы һәм күпфункцияле комплекслар, шул исәптән күңел ачу комплекслары төзелеше планлаштырылган. Яңа объектларның гомуми мәйданы 190 мең кв.метр тәшкил итәчәк.
«Зенкар» ҖЧҖ автомобиль хуҗалары һәм компанияләр өчен автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау һәм тюнинг буенча кушымта булдырачак. Әлеге чишелеш техник хезмәт күрсәтү һәм машиналарны ремонтлау станцияләренең бизнес-процессларын – клиент мөрәҗәгать итүдән башлап, бокстан чыкканчыга кадәр – тулысынча автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
«АйТуБи» ҖЧҖ нефть-газ һәм нефть химиясе сәнәгате объектларын технологик проектлау өчен программа тәэминатын эшли. Продуктны куллану – проектлау, проектның инвестицион җәлеп итүчәнлеген билгеләү, технологик исәп-хисапларны үтәү.
«Русбитех-Астра» компаниясе Astra Linux операцион системасы функционалын эшләп бетерү һәм киңәйтү белән шөгыльләнәчәк.
«Электрифлай» компаниясе электромобильләр һәм зарядка станцияләре хуҗалары өчен техник ярдәм белән бердәм технологик платформа эшли.
«Абирой» компаниясе «Cyber Cube» персоналы белән комплекслы идарә итүнең болытлы системасы проектын тәкъдим итте, ул читтән торып укыту, социотехник тикшеренү, белешмәләр туплау һәм визуалләштерүне үз эченә ала.
«ЛП Технологии» ҖЧҖ Loudplay уеннары һәм ресурс сыйдырышлы кушымталарны виртуальләштерү платформасы өстендә эшләячәк.
«А-плюс» компаниясе проектында мәктәп укучылары өчен (шул исәптән региональ компонентны һәм туган телләрне өйрәнүне дә исәпкә алып) цифрлы белем бирү мохите булдыру каралган, ул БДИ, БДИ әзерлек, апелляция үткәрү мәйданчыгы булачак.
МИЗ резиденты статусын 4 компания алды – «РэйлНекст» ҖЧҖ, «З-Сити Техно» ҖЧҖ, «Зенкар» ҖЧҖ, «АйТуБи» ҖЧҖ. 5 компания – «Абирой» ҖЧҖ, «Русбитех-Астра» ҖЧҖ, «ЛП технологияләр» ҖЧҖ, «Электрифлай» ҖЧҖ, «А-плюс» ҖЧҖ – МИЗ партнеры статусын алды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
2020 елның 2 декабреннән 4 декабренә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «ПромНавигатор» бизнес-форумы узачак.
Форум кысаларындагы төп чаралар:
Татарстанның Машина төзүчеләр конференциясе. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры, «Казан ярминкәсе» ААҖ. Конференция кысаларында панель дискуссиясе планлаштырыла: пандемия вакытында машина төзелешендә цифрлы трансформация; продукцияне алга этәрү һәм сатып алуларга чыгымнарны киметү өчен яңа мөмкинлекләр; КУЭ потенциалын үстерү. Ярдәмнең һәм экспортның дәүләт чаралары.
«Россия технологияләре һәм җайланмалары - Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексы» конференциясе. Оештыручы: «Станкоинструмент» ассоциациясе.
«Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан». Оештыручы: «Казан ярминкәсе» ААҖ. Күргәзмәдә катнашучылар – тимер эшкәртү җиһазлары һәм инструментлары, үлчәү һәм автоматлаштыру чаралары, нефть химиясе, химия һәм нефть-газ комплексы өчен җиһаз җитештерүчеләр, сәнәгать өчен инновацияле проектлар эшләүчеләр һәм башкалар.
Мэтчмейкнг (matchmaking) принцибы буенча оештырылган Татарстан Республикасының машина төзелеше һәм металл эшкәртү тармакларының әйдәүче предприятиеләре сатып алулары буенча төп белгечләрнең бизнес-очрашулары.
«ПромНавигатор» бизнес-форумы актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу һәм инновацияле сәнәгать җиһазларын һәм технологияләрен машина төзелеше, металл эшкәртү, автоматлаштыру, инновацияләр юнәлешләре буенча күрсәтү өчен Россия сәнәгатенең төп уенчыларын берләштерә.
Нәкъ менә бизнеска – машина төзелеше, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыру сәнәгате өчен җиһазлар, материаллар җитештерүчеләр форумында Россиянең төрле төбәкләреннән белгечләр вакыт белән сыналган үрнәкләрне һәм яңа продукцияне күрсәтә.
2020 елның 2-4 декабрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «ПромНавигатор» бизнес-форумына чакырабыз.
Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллегендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган иҗади конкурста (online) җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле А.А.Әхтәриев, Ташкент шәһәрендәге Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге (ТОКПЦ) идарәсе рәисе Р.Х.Нәбиуллин, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисенең беренче урынбасары Р.Г.Төхвәтуллин, Үзбәкстан Республикасында «Татарстан яңа гасыр - Планета» телерадиоканалының махсус корреспонденты С.И.Кәримов һәм башкалар катнашты.
Чара кысаларында иҗади конкурста (online) җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән бүләкләү тантанасы булды, анда Үзбәкстан Республикасыннан тыш, бөтен дөньядан татарлар катнашты.
Билгеләнгән җиңүчеләр:
1 урын – Әхмәрова Рамилә Ринат кызы (Ташкент шәһәре);
2 урын – Чарлмерс Зифрида Рафаиловна (Арброт шәһәре, Шотландия, Бөекбритания);
3 урын – Гөлова Нәсимә Корбангали кызы (Бохара шәһәре).
Чара Ташкенттагы ТНВ-Планета корпункты ярдәмендә яктыртылды.
2020 елның 27 ноябрендә Россия Машина төзүчеләр берлеге җитәкчесе, Ростех дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов рәислегендә «Оборона предприятиеләренә ярдәм лигасы» ассоциациясе белән Россия Машина төзүчеләр берлеге бюросының киңәйтелгән утырышы булды. Фикер алышу темасы Россия Машина төзүчеләр берлегенең яшьләр сәясәтен үстерү векторлары булды.
Бюро утырышы видеоконференция режимында узды. Заманча һәм алдынгы онлайн-очрашу форматын куллану катнашучыларның «бер телдә» яшь һәм прогрессив буын белән сөйләшүнең ориентлашуын бик яхшы ассызыклады.
Онлайн-утырыш Россия Машина төзүчеләр берлеге (югары җитәкче орган) бюросы составына яңа әгъзаларны – Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюминны, «Алрос» генераль директоры Сергей Ивановны һәм «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадковны сайлаудан башланды.
Онлайн утырышта «Киләчәк инженерлары» масштаблы яшьләр форумына, «Глобаль лидерлыкның фәнни-техник үсеше һәм бурычлары» бөтенроссия форумына, шулай ук «Турникетларсыз бер атна» акциясенә аерым игътибар бирелде.
Бюро утырышында Тула шәһәрендә «Киләчәк инженерлары - 2021» халыкара яшьләр сәнәгать форумының юбилейлы унынчы Халыкара форумын үткәрү турында фикер алыштылар. Бу хакта Тула өлкәсе белән килешү имзаланган инде. Форумны үткәрү хокукы өчен үз территориясендә киләсе елда 23 төбәк көрәшкән. Әмма Тула командасының «Киләчәк инженерлары – 2020» җиңүе Тула файдасына хәлиткеч факторларның берсе булган.
Форумны уздыру чорында анда Россия, БДБ илләреннән һәм ерак чит илләрдән 15 меңнән артык яшь белгеч катнашкан. Ел саен 12 көн дәвамында 1 500 якын яшь инженер, конструктор һәм технолог заманча технологияләрне үстерү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрдән белем ала. Катнашучыларга 20-35 яшь.
2020 елда СоюзМаш Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган «Бөек Җиңү – хәтердә» дигән масштаблы проектны эшләтеп җибәргән. Проектның максаты – тыл хезмәтчәннәре батырлыгы мисалында тармак белгечләренең фашизмны җиңүгә керткән өлешләренең әһәмиятен күрсәтү.
Бу чарада Россия Машина төзүчеләр берлегенең 40 төбәк бүлеге сәнәгать предприятиеләренең яшь хезмәткәрләре актив катнашкан.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Германия Федератив Республикасының Казандагы Мактаулы консулы Арно Шайер белән очрашты. Очрашуның төп темасы киләчәктә хезмәттәшлек итү һәм Германия белән уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алышу булды.
Германия Федератив Республикасы 2014 елдан башлап иң актив ил-партнерлар өчлегенә керә. Яклар ике яклы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек масштабын бертуктаусыз киңәйтә, багланышларның сыйфатын һәм дәрәҗәсен арттыруны дәвам итә, шулай ук эре проектларны гамәлгә ашыру эшчәнлеген активлаштыра.
2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Германия белән тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 1,5 млрд. тәшкил иткән, шул исәптән экспорт операцияләре – АКШ доллары белән 783 млн., ә чит ил операцияләре – АКШ доллары белән 696 млн.
Очрашу азагында яклар ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек һәм төрле колачлы партнерлык мөнәсәбәтләрен тирәнәйтү һәм уртак масштаблы чараларны гамәлгә ашыруда стратегик хезмәттәшлек турында килеште.
2020 елның 27 ноябрендә Россия Машина төзүчеләр берлеге җитәкчесе, Ростех дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов рәислегендә СоюзМаш бюросы белән «Оборона предприятиеләренә ярдәм лигасы» ассоциациясенең киңәйтелгән утырышы узачак. Фикер алышу темасы: «Россия Машина төзүчеләр берлегенең яшьләр сәясәте: үсеш векторлары».
Россия СоюзМаш бюросы белән «Оборона предприятиеләренә ярдәм лигасы» ассоциациясе утырышы аерым эпидемиологик шартларга бәйле рәвештә видеоконференция форматында узачак. Онлайн чарада катнашучылар: Россия СоюзМаш җитәкчесе, Ростех Дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов; РФ Дәүләт Думасының ОПК комиссиясе рәисе, оборона предприятиеләренә ярдәм итү лигасы президенты Владимир Гутенёв. Россиянең эре корпорацияләреннән Бюро әгъзаларының чыгышлары күздә тотыла: «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ генераль директоры, идарә рәисе Юрий Слюсарь; «Рособоронэкспорт» АҖ генераль директоры Александр Михеев; «Берләштерелгән судно төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Алексей Рахманов; «Берләшкән судно төзү корпорациясе» АҖ идарәсе рәисе, «Концерн» АҖ генераль директоры Ян Новиков һәм СоюзМаш белән «Оборона предприятиеләренә ярдәм лигасы» ассоциациясенең башка әгъзалары.
Шулай ук киңәшмә кысасында Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин, «Алроса» генераль директоры Сергей Иванов һәм «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков Россия Машина төзүчеләр берлеге җитәкчелеге составына кертеләчәк.
Кереш сүз белән Россия СоюзМаш рәисе, Ростех Дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов чыгыш ясаячак. Ул Машина төзүчеләр берлегенең агымдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаячак, яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләячәк.
РФ Дәүләт Думасының ОПК комиссиясе рәисе, Россия Машина төзүчеләр берлеге рәисенең беренче урынбасары Владимир Гутенёв Машина төзүчеләр берлегендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның ирешелгән нәтиҗәләре турында хәбәр итәчәк. Ун елдан артык СоюзМаш һәм «Оборона предприятиеләренә ярдәм лигасы» ассоциациясе Россия Президенты куйган бурычлар нигезендә яшьләр сәясәте өлкәсендә нәтиҗәле чаралар комплексы һәм программалар үткәрә – амбицияле инженерлык проектларын гамәлгә ашыра һәм глобаль лидерлыкта катнаша.
Онлайн утырышта «Киләчәк инженерлары» масштаблы яшьләр форумына, «Глобаль лидерлыкның фәнни-техник үсеше һәм бурычлары» Бөтенроссия форумына, шулай ук «Турникетларсыз бер атна» акциясенә аерым игътибар биреләчәк.
Бюро утырышында шулай ук СоюзМаш, Оборона предприятиеләренә ярдәм игасы һәм Тула өлкәсе арасында 2021 елда Тула шәһәрендә «Киләчәк инженерлары» халыкара яшьләр сәнәгать форумын үткәрү турында имзаланган килешү кысаларында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Казан кооператив институтында булды, анда ул «Визуаль мерчендайзинг» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» ярыш мәйданчыклары эше белән танышты, шулай ук оештыручылар һәм экспертлар белән аралашты.
2014 елдан башлап Казан кооператив институты WorldSkills яшьләр һөнәри осталыгы халыкара хәрәкәтендә актив катнашучы булып тора.
Казан кооператив институтының урта һөнәри белем факультеты базасында булачак чемпионнарны әзерләү өчен, 2019 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә ачылган WorldSkills стандартлары буенча витринистика махсуслаштырылган үзәге эшли.
Югары уку йорты укытучылары арасыннан сертификатлы WS экспертлары катнашучыларны, шул исәптән юниорларны әзерли. Шул исәптән «Визуаль мерчандайзинг» компетенциясе буенча WorldSkills Russia сертификацияләнгән эксперты булып Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева да катнаша.
Бүген сәүдә, икътисадый, фәнни һәм технологик хезмәттәшлек буенча Белоруссия-Татарстан эш төркеменең 8 нче утырышы булды. Очрашуның төп темасы юнәлешләрнең киң спектры буенча үзара файдалы хезмәттәшлекне диверсификацияләү булды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм эш төркеменең Белоруссия өлеше рәисе урынбасары, «Белнефтехим» концерны рәисе Андрей Рыбаков, шулай ук Беларуссия Республикасының машина төзелеше һәм сәнәгать кооперациясе, нефть химиясе, АСК, экология, фән һәм инновацияләр өлкәсендә Татарстан Республикасының әйдәп баручы предприятиеләре катнашты.
Видеоконференция режимында узган очрашуда катнашучылар ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру барышы, шулай ук сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне тирәнәйтү максатларында алга таба башкарылачак эшләр турында фикер алышты.
Беларусь Республикасы белән «Татнефть» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ, «АлАЗ» ҖБ, «РариТЭК» ДК, шулай ук республиканың юл һәм урман хуҗалыгы предприятиеләре арасында тыгыз хезмәттәшлек алып барыла.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, ике яклы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре, гадәттәгечә, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы машина төзелеше һәм махсус техника җитештерү, нефть-газ химиясе, текстиль, фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек белән тәэмин итү.
Онлайн-очрашуда катнашучылар барлык ирешелгән килешүләрнең Беларуссия һәм Татарстан мәнфәгатьләрендә төрле планлы, үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә яңа этәргеч бирәчәге турында ышаныч белдерде.
2020 елның 24 ноябрендә Навоийск өлкәсендә «Дәүләтнеке булмаган коммерциясез оешмаларның дуслык йорты» ишекләрен ачкан. Күпләр аны кыска гына итеп «Дуслык йорты» дип атап йөртә.
Капиталь ремонт ясалган бинада корея, рус, казакъ, татар-башкорт, азәрбайҗан, каракалпак һәм төрекмән милли-мәдәни үзәкләре, кызыл ярымай җәмгыяте, шулай ук 30дан артык дәүләтнеке булмаган коммерциясез оешма урнашкан.
«Нур» татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең активистлары һәм идарә әгъзалары, башка үзәкләр кебек үк, яңа ел алдыннан мебель һәм оргтехника белән җиһазландырылган «шәхси өйле» булуга бик сөенгән һәм өлкә җитәкчелегенә рәхмәт белдергән.
2020 елның 24 ноябрендә Казан энергетика көллиятендә «Электромонтаж» компетенциясе буенча Татарстан Республикасы энергетика комплексының яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталыкның III Республика тармак чемпионаты узган.
WorldSkills (Ворлдскиллс) халыкара стандартлары буенча Татарстан Республикасы энергетика комплексының яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталыкның тармак чемпионаты эшнең алдынгы ысулларын әзерләү дәрәҗәсен арттыру, тарату, шулай ук яшьләр арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатларында уздырыла.
Иң яхшылар арасында көндәшлекле көч сынашуда яңа профессиональлеккә старт бирелә торган хезмәткәрләрнең иҗади һәм һөнәри яктан үз-үзен аклау форматында түбәндәге командалар катнашкан:
«Татэлектромонтаж» АҖ, «ПЛЮС ОПОРА» ҖЧҖ, «ПРОМЭНЕРГО» ҖЧҖ, «СервисМонтажИнтеграция» ҖЧҖ, «КДЭУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, «ТЭТ» РМЭ ДБҺБУ, «КЭК» ДАҺБУ.
Быел тармак чемпионатын уздыруның үзенчәлеге – ярышларда Татарстан Республикасы оешмалары белгечләре генә түгел, Мари Иле Республикасыннан «Транспорт-энергетика техникумы» ДБҺБУ вәкилләре дә катнашкан.
Шулай итеп, тармак чемпионаты Республика кысаларыннан чыгып, хокуклы нигездә I Төбәкара тармак чемпионаты дип аталып йөртелә ала.
Конкурс биреме көч һәм яктырту электр җиһазлары схемасын монтажлауны һәм катнашучының монтажланган схемасын тикшергәннән соң, җайга салынган эшләр башкаруын үз эченә алган.
Үзләренә бирелгән вакыт эчендә барлык катнашучылар да конкурс биремен уңышлы үтәгән, бу эшләрне махсус укытылган, сертификацияләнгән һәм квалификацияле экспертлар тарафыннан бәяләнгән.
Ярышлар нәтиҗәсендә түбәндәгечә урыннар бүленгән:
3 урын – Рәсүлов Дамир Илгиз улы (Казан энергетика көллияте),
2 урын – Шәмәрданов Алмаз Илдар улы («Татэлектромонтаж» АҖ),
1 урын – Рафыйков Илсур Мансур улы («СервисМонтажИнтеграция» ҖЧҖ)
Бүләкләү тантанасында директор Хәбибуллин Азат Илгизәр улы катнашучыларны һөнәри осталыгы белән котлаган һәм аларга алга таба да иҗади уңышлар теләгән.
Җиңүчегә һәм призерларга дипломнар, чемпионатта катнашучы сертификатлары һәм истәлекле бүләкләр, чемпионатта калган катнашучыларга сертификатлар тапшырылган.