Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Техник иҗатны үстерү
2012 елның 7 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр Р.Зарипов Татарстан Республикасында техник иҗатны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда министрлык хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе, югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Р. Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов тарафыннан куелган бурычларны үтәү өчен министрлыклар, ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре республикада техник юнәлештәге түгәрәкләр һәм секцияләр эшен җайга салу буенча уртак эш башкарырга тиешлеген билгеләп үтте.
Хәзерге вакытта республиканың техник һәм спорт юнәлешендәге 1249 берләшмәсендә 18894 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә, бу өстәмә белем бирү учреждениеләрендәге балаларның гомуми санының 8,7 проценты.
Балалар һәм укучы яшьләр техник иҗаты системасын 10 профильле өстәмә белем бирү учреждениесе тәшкил итә, аларда спорт һәм техник иҗатка җәлеп ителгән балаларның 41,5 проценты шөгыльләнә. Техник иҗат берлекләрендә 13 – 18 яшьлек яшүсмерләр белем ала. Алар картинг, авиамоделизм, судомоделизм, автомоделизм, ракетомоделизм, мотоспорт һ.б белән шөгыльләнә.
Республикада мәктәп укучылары арасында ел саен техник иҗатның кайбер төрләре буенча ярышлар уздырыла. Мәсәлән, авиамодельләр ярышы 1939 елдан, автомодельләр ярышы 1990 елдан, ракета модельләре ярышы 1995 елдан бирле үткәрелә.
Республиканың алдынгы предприятиеләре, әйдәп баручы югары уку йортлары һәм махсус белем бирү учреждениеләре республиканың өстәмә белем бирү учреждениеләренә спонсорлык ярдәме күрсәтәләр. Мәсәлән, “Татнефть” ААҖ һәм А.Н. Туполев исемендәге КГТУ филиалы Әлмәтнең Яшь техниклар станциясенә, Бөгелмә муниципаль районының Балалар техник иҗат үзәгенә, Алабуга муниципаль районының балалар техник иҗат үзәгенә; «Түбән Каманефтехим» ААҖ – Түбән Кама муниципаль районының Балалар (яшүсмерләр) техник иҗат үзәгенә, Сарман муниципаль районының Яшь техниклар станциясенә; «Казан вертолет заводы» ААҖ, «Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе” ААҖ, «С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе» ААҖ, КНИАТ ААҖ, А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ, КГТУ (технологик университет) – Казан шәһәренең В.П. Чкалов исемендәге Балалар техник иҗат үзәгенә, Казанның Вахитов районы «Факел» балалар техник иҗат үзәгенә, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Экологик, мәдәни һәм техник иҗат» мәктәптән тыш эшләр үзәгенә булыша.
Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов билгеләп үткәнчә, балалар техник иҗатын үстерү, эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен арттыру, һөнәри юнәлеш бирү сыйфатын арттыру максатыннан ведомствоара эшче төркем төзелә.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз