«Нефть, газ, нефть химиясе – 2012» халыкара күргәзмәсе ачылды

2012 елның 5 сентябре, чәршәмбе
5 сентябрьдә «Нефть, газ, нефть химиясе-2012» XIX халыкара күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Беренче урынбасары Р. Моратов, Әзәрбайҗанның сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары Гөлмәммәт Җәфаров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Х. Бәдретдинов, Россия нефть, газ сәнәгате бергәлеге президенты Г. Шмаль, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе нефть институты директоры Л. Алтунина, Башкортостанның Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Ю. Пустовгаров, Татарстан Республикасы нефть, газ химиясе комплексының эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Күргәзмәне тантаналы ачу вакытында төрле номинацияләр буенча иң яхшы экспонатларга гран-при тапшырылды. Алар арасында “Татнефть” ААҖ, “Түбән Каманефтехим” ААҖ, Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре үзәге, һ.б бар
Шул ук көнне «Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгатендә инновацион технологияләр» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең һәм «Югары үзле нефть һәм табигый битум: эзләү һәм чыгару урынын әзерләү проблемасы һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыру» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышлары булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International