2012 елның 6 октябрендә Төркиядә эшлекле форум булды. Анда сүз автомобиль һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлек турында барды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Төрек Республикасының икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Мостафа Север, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Татарстан һәм Төркиянең 200 ләп эшлекле даирә вәкиле катнашты.
2012 елның 1 октябрендә Ford Sollers уртак предприятиесе эшчәнлеге башлануга бер ел булды. Предприятие эшли башлаганнан соң өч ай узгач Алабуга заводында Ford Transit җыела башлады. Агымдагы елның яртысында Алабуга заводында Ford S-MAX, Ford Galaxy, Ford Kuga һәм Ford Explorer автоомбильләре җыела башлады. Сентябрь аенда 10 меңнән артык Ford автомобиле сафка басты.
Татарстандагы җитештерүне арттыру максатыннан, июль ахырында заводка эшчеләр кабул итү башланды. Бүген меңнән артык инженер-техник, эшче хезмәтләр белгечлекләре буенча вакансияләр бар. Киләчәктә бирегә 4000 нән артык кеше кабул итү планлаштырыла.