Республика көне котлы булсын!

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов Татарстан Республикасы халкын бәйрәм белән тәбрик итте:

«Хөрмәтле татарстанлылар һәм республикабыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Республика көне белән тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы – динамик үсештәге, күәтле сәнәгате, уңайлы инвестиция климаты, югары фәнни потенциалы булган төбәк.
2011 елда республикада 1,3 трлн. сумлык продукция җитештерелде. Моңа нефтьчеләр, нефть химиясе тармагы, машина төзелеше аеруча зур өлеш кертте. Агымдагы елның 7 аена Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме – 789,5 млрд. сум, ваклап сату күләме 351,9 млрд.сум тәшкил итте.
Республикабыз икътисадый, социаль, милли сәясәт, халык турында кайгырту, тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне саклап калу буенча үрнәк булып тора.
Күпмилләтле Татарстан халкына исәнлек, тынычлык, иминлек, Татарстаныбыз һәм илебез хакына башкарылган эшләрдә уңышлар телим».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International