«Сакчыл җитештерү » инструментларын икътисадның төрле тармакларына кертү – төп бурыч

2012 елның 4 сентябре, сишәмбе
4 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов “2012-2013 елларга Татарстан Республикасында “Сакчыл җитештерү” методикасын гамәлгә ашыру һәм 2013-2015 елларга Татарстан Республикасында Лин-технологияләрне кертү перспективалары” максатчан программасын тормышка ашыру турында” киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Г. Әхмәдиева, Х. Бәдретдинов, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университетының икътисад һәм предприятиеләр белән идарә итү кафедрасы мөдире Г. Мингалиев, “Лин-коучинг” халыкара компаниясенең Россиядә һәм БДБ илләрендә бизнесны үстерү директоры Л. Чурилова катнашты.
Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов икътисадның төрле тармакларындагы предприятиеләрдә Лин-технологияләрне кертүнең уңай динамикасы турында билгеләп үтте һәм киләчәктә дә бу эшне нәтиҗәле дәвам итәр өчен министрлыкларның, сәнәгать предприятиеләренең, эксперт бергәлекләренең һәм мәгариф үзәкләренең хезмәттәшлек итү зарурлыгын ассызыклады.
“2012-2013 елларга Татарстан Республикасында “Сакчыл җитештерү” методикасын гамәлгә ашыру һәм 2013-2015 елларга Татарстан Республикасында Лин-технологияләрне кертү перспективалары” максатчан программасын тормышка ашыру турында Г. Мингалиев чыгыш ясады. Татарстан Республикасы предприятиеләренең “Лин-коучинг” халыкара компаниясе белән хезмәттәшлеге турында Л. Чурилова бәян итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International