ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Р.Зарипов Татарстан Республикасында техник иҗатны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

30
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
30 октябрьдә Татарстан Республикасына “ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ААҖ президенты Вахит Алекперов килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

29
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
«КАМАЗ-Мастер» командасының 4 экипажы халыкара «ДАКАР-2013» автораллиенда катнашырга әзерләнә. Команда җитәкчесе В. Чагин бу ярышларда катнашырга баручыларның исемнәрен атады: Эдуард Николаев - Сергей Савостин - Владимир Рыбаков; Айрат Мәрдиев - Айдар Беляев - Антон Мирный; Андрей Каргинов - Андрей Мокеев - Игорь Девяткин; Илгизәр Мәрдиев - Вячеслав Мизюкаев - Алмаз Хисамиев. Экипажлар составына тәҗрибәле штурманнар кертелгән. Яшь пилотларга ярдәм итү Илгизәр Мәрдиев экипажына йөкләнә. «КАМАЗ-мастер» шулай ук КАМАЗ автомобилендә барачак Казахстан командасына да техник ярдәм күрсәтәчәк.

26
октябрь, 2012 ел
җомга
25 октябрьдә Мәскәү шәһәренең “Крокус Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә "Электр энергетикасы субъектларын 2012/2013 елның көзге-кышкы чорына әзерләү һәм электр энергиясен һәм күәтне арттыру хакында” бөтенроссия киңәшмәсе булды. Анда энергетика компанияләре җитәкчеләре һәм Россия Федерациясе субъектларында электр белән имин тәэмин итү штаблары вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә катнашучыларны Федераль штаб җитәкчесе – Россия Федерациясе энергетика министры А. В. Новак сәламләде. Федераль штаб җитәкчесе урынбасары – Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары М.Ю. Курбатов электр энергетикасы субъектларын көзге-кышкы чорга әзерләү турында доклад белән чыгыш ясады.
2012 елның октябрь аенда Өфе каласында үткәрелгән “Үз эшенең остасы” бөтенроссия конкурсында “Иң яхшы эретеп ябыштыручы” номинациясендә Әлмәт шәһәренең “Нефтегаз” предприятиесе эретеп ябыштыручысы Евгений Владимиров бронза медальгә лаек дип табылды.
Әлеге конкурста Россия төбәкләреннән 80 нән артык вәкил катнашты.
Республика конкурсында сәнәгатьнең төрле тармакларындагы 23 предприятие вәкиле катнашкан иде. бу конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республика эретеп ябыштыручылары берлеге “Техносвар”, “Түбән Каманефтехим” ААҖ.
Сәнәгать предприятиеләренең хезмәт коллективлары Казан шәһәрен яшелләндерү эшендә актив катнаша. “КМПО” ААҖ эшчеләре Авиатөзелеш районында 100 төп каен үсентесе, “Казан вертолет заводы” ААҖ хезмәт коллективы вәкилләре Чистай урамында 35 төп миләш һәм 45 төп юкә үсентеләре утыртты. Бу предприятие тагын 700 ләп төп агач утыртырга планлаштыра.

19
октябрь, 2012 ел
җомга
Эшчәнлекләрен реструктуризацияләү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнүче оешмаларның инвестиция проектларын бәяләү буенча Ведомствоара эшче төркемнең 19 октябрьдәге чираттагы утырышында "Казан җылылык челтәре компаниясе" ААҖ, "Казан синтетик каучук заводы", "Нөркәй" агрофирмасы ҖЧҖ, "Агросила Групп" идарәсе ЯАҖ, "Чаллы элеваторы" ААҖ, "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ, "ФинАгроТрейд" ҖЧҖ, "Электр транспорты ҖЧҖ проектлары каралды.

Проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә транспорт, җылылык белән тәэмин итү, экспорт өчен химия һәм авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү өлкәләрендә тоткарлыклар бетәчәк, хезмәт җитештерүчәнлеге артачак, яңа технологияләр кертеләчәк.
Проектларны карау нәтиҗәләре буенча предприятиеләрнең 155 эшчесе инвестиция проектларын тормышка ашыру һәм 115 хезмәткәре “Сакчыл җитештерү” программасы буенча алдан укытуга җибәреләчәк.
Әлеге проектлар “Сакчыл җитештерү” технологияләрен кертү буенча озак сроклы программаны гамәлгә ашыру концепциясенә туры килә, киләчәктә Лин-технологияләрне икътисадның барлык тармакларына кертү күздә тотыла.

11
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 11 октябрендә Казанда икътисадый форум булды, анда Тюрингия Федераль җирләренең (Германия) икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махник әфәнде, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Татарстан һәм Тюрингиянең министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, 45 Татарстан һәм немец предприятиесе һәм компанияләре вәкилләре катнашты.

10
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
9 октябрьдә “Казан ярминкәсе” ачык акционер җәмгыятьнең конференцияләр залында җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре өчен семинар уздырылды. Ул “Җәмәгать туклануында хезмәт күрсәтү һәм иминлек тәэмин итү буенча гамәлдәге норматив документлар таләпләре” мәсьәләсенә багышланды.
Семинар 2013 елгы Универсиада кунакларына һәм анда катнашучыларга хезмәт күрсәтүдә катнашучы предприятиеләрнең җәмәгать туклануы хезмәтләрен Хезмәт күрсәтүләрне ирекле сертификацияләү системасы буенча сертификацияләүне әзерләү һәм үткәрү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 10 августындагы 1393-р номерлы Күрсәтмәсе белән расланган ведомствоара чаралар планын үтәү йөзеннән оештырылды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш эшләр министрлыгы, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге буенча федераль күзәтчелек итү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, һ.б. катнашты.
Семинарны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р.Ш.Фәттахов алып барды.

9
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 11 октябрендә "Тюрингия Татарстанда" икътисадый форумы була. Анда Тюрингия Федераль җирләренең (Германия) икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махник әфәнде, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов катнаша. Форум эшендә шулай ук Татарстан һәм Тюрингиянең министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан һәм 45 немец компаниясе вәкилләре катнаша.
Форумның максаты – ике яклы сәүдә-икътисадый багланышларны үстерү һәм ныгыту, Татарстан Республикасына чит ил инвестицияләре җәлеп итү.
Эшлекле форум программасына Татарстан Республикасының һәм Тюрингия Федераль җирләренең социаль-икътисадый һәм инвестиция потенциалын презентацияләү, Татарстан предприятиеләре белән уңышлы хезмәттәшлек итүче немец компанияләре вәкилләре чыгышы, ике якның эшлекле даирәләре очрашуы кертелгән.
Форум эшендә төп игътибар инвестицияләр җәлеп итү, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, алдынгы мәгълүмат технологияләре һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә биреләчәк.
Форум барышында А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ һәм Ильменау техник университеты арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International