«Тюрингия Татарстанда» икътисадый форум

2012 елның 9 октябре, сишәмбе
2012 елның 11 октябрендә "Тюрингия Татарстанда" икътисадый форумы була. Анда Тюрингия Федераль җирләренең (Германия) икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махник әфәнде, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов катнаша. Форум эшендә шулай ук Татарстан һәм Тюрингиянең министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан һәм 45 немец компаниясе вәкилләре катнаша.
Форумның максаты – ике яклы сәүдә-икътисадый багланышларны үстерү һәм ныгыту, Татарстан Республикасына чит ил инвестицияләре җәлеп итү.
Эшлекле форум программасына Татарстан Республикасының һәм Тюрингия Федераль җирләренең социаль-икътисадый һәм инвестиция потенциалын презентацияләү, Татарстан предприятиеләре белән уңышлы хезмәттәшлек итүче немец компанияләре вәкилләре чыгышы, ике якның эшлекле даирәләре очрашуы кертелгән.
Форум эшендә төп игътибар инвестицияләр җәлеп итү, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, алдынгы мәгълүмат технологияләре һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә биреләчәк.
Форум барышында А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ һәм Ильменау техник университеты арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International