Нәтиҗәле энергетика – уңышлы икътисад

2012 елның 4 декабре, сишәмбе
5 декабрьдә “Казан ярминкәсе” ААҖ күргәзмәләр үзәгендә “Энергетика. Ресурсларны сак тоту” 14 нче халыкара махсус күргәзмәсен һәм “Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге” 13 нче халыкара симпозиумын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Ш. Халиков катнашты.
Әлеге чара кысаларында түбәндәгеләр үткәрелә:
• Күргәзмәне һәм симпозиумны ачу тантанасы. “Энергияне нәтиҗәле куллану җиһазлары һәм технологияләре” конкурсы җиңүчеләренә дипломнар тапшыру (1 нче павильон);
• «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» күргәзмәсе экспозицияләрен карау (1 нче, 5 нче павильоннар);
•Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә багышланган максатчан программаны гамәлгә ашыру хакында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы (бизнес-үзәк, зур конференц-зал);
• «Ресурс нәтиҗәлелеге. Энергияне сак тоту» республика смотр-конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү;
• массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен бүләкләү;
Пленар утырыш (1 нче павильон, зур конференц-зал).

6 декабрьдә «Сәнәгатьтә энергия ресурслары нәтиҗәлелеге. Энергия чыганакларын барлыкка китерү һәм тапшыру процессында энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеген арттыруның яңа технологияләре» (бизнес-үзәк, зур конференц-зал).
Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге, «Казан ярминкәсе» ААҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International