Казанда Татарстан Республикасы һәм Чехия арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак эшче төркем утырышы булачак

2012 елның 27 ноябре, сишәмбе
28 ноябрьдә Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасында икътисадый, һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 8 нче утырышы программасы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак эшче төркемнең (алга таба – Уртак эшче төркем) 2 нче утырышы була.
Уртак эшче төркем утырышында Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе С.Б. Киселев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле А.В. Туров, Татарстан Республикасының Чехия Республикасындагы сәүдә-икътисад вәкиле З.Т. Абдулгалиев, Татарстан предприятиеләре вәкилләре, Чехия Республикасыннан – Сәнәгать һәм сәүдә министры М. Куба әфәнде, Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе П. Коларж әфәнде, Чехиянең эшлекле даирәләре вәкилләре катнаша.
Уртак эшче төркем утырышы кысаларында Чехия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы белән танышу, Уртак эшче төркем эшчәнлеге кысаларындагы эшкә йомгак ясау мәсьәләләре тикшереләчәк.
Утырышта Йомгаклау беркетмәсенә кул куелачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International