ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
25 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасында Халыкара конгресс-күргәзмә үзәген (ХККҮ) булдыру буенча эшче төркем утырышы үткәрде. Утырышта ХККҮ булдыру концепциясе, проектны дәүләти-хосусый партнерлык принципларында гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 23 июлендәге 1250-р номерлы Күрсәтмәсе нигезендә Эшче төркем төзелде. Аның составына республика министрлыклары һәм ведомстволары, оешмалары һәм уку йортлары вәкилләре керә.
Эшче төркемнең максаты Россиядә һәм чит илләрдә халыкара күргәзмә үзәкләрен төзү тәҗрибәсен өйрәнеп һәм мондый үзәкләрне проектлау һәм эксплуатацияләү белән шөгыльләнүче компанияләр белән киңәшеп, ХККҮ булдыру концепциясен эшләү.
ХККҮ концепциясе Татарстан Республикасының махсус күргәзмә мәйданчыгын булдыруны күздә тота. Ул бер мәйданчыкта күргәзмә эшчәнлеге инфраструктурасын һәм югары хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен берләштерәчәк күпфункцияле, мультимодаль комплекстан гыйбарәт булачак. ХККҮ төзелү Татарстан Республикасында күргәзмә бизнесын, республика имиджын үстерүдә җитди адым булыр дип көтелә.
25 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Көпчәкле транспорт чараларына карата утильләштерү җыемы турында” Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 30 августындагы 870 номерлы карары белән расланган Көпчәкле транспорт чараларына карата утильләштерү җыемын алу һәм түләү кагыйдәләрен куллану мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмә эшендә министр урынбасары Г. Әхмәдиева, һ.б катнашты
25 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Архангельск өлкәсе Губернаторының инфраструктура үсеше буенча урынбасары А.Алсуфьев җитәкчелегендәге делегаңия белән очрашты. Делегация составында Архангельск өлкәсенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.М. Войстратенко, өлкәнең сәнәгать һәм сәүдә министры А.Г. Шестаков һ.б бар иде.
Очрашу вакытында регионара хезмәттәшлек итүнең перспектив яклары, Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе арасында хезмәттәшлек итү турында Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында башкарылырга тиешле эшләр хакында фикер алышу булды.
Архангельск кунаклары “Горький исемендәге Зеленодольск заводы” ААҖтә, “Елаз” ҖБ” ААҖтә, “Алабуга” махсус икътисадый зонасында булачаклар.
24 декабрьдә “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркем эшчәнлегенә агымдагы ел өчен йомгак ясалды, киләсе елга планнар билгеләнде. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында үткәрелде.

22
декабрь, 2012 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов 19-20 декабрь көннәрендә эшлекле визит белән Мәскәү шәһәрендә булды. Шул уңайдан Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Ю. Борисов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Никитин белән очрашты. Очрашуларда сүз Татарстан Республикасы предприятиеләрен дәүләт заказы белән тәэмин итү һәм республиканың машина төзелеше тармагын үстерү перспективалары турында барды.

21
декабрь, 2012 ел
җомга
22 декабрь – Энергетиклар көне. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республиканың әлеге тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
21 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстанның киләчәге колледжы” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, “АЛНАС” ААҖ җитәкчеләре, Әлмәт политехника коледжы вәкилләре катнашты. Сүз проектны гамәлгә ашыруны оештыру хакында барды.

20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
20 декабрьдә Чаллы шәһәрендә “Һөнәри белем бирүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру шарты буларак машина төзелеше кластеры үсеше” республика фәнни-гамәли конференциясендә “Сакчыл җитештерү” республика проектының белем бирү аспекты турындагы доклад белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева чыгыш ясады.
20 январьда “Сколково” технопаркы территориясендә “Татнефть” ачык акционер җәмгыятьнең фәнни-техник үзәген булдыру турындагы Килешүгә кул куелды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, “Сколково” фонды президенты Виктор Вексельберг, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдинов катнашты. Килешү кысаларында “Татнефть” ААҖ нефть һәм газ чыгару, эшкәртү, нефть һәм газ химиясе, чималны сак тоту, шулай ук мәгълүмат технологияләре тармакларында нәтиҗәле технологияләр булдыру өлкәсендә тикшеренүләр үткәрәчәк.
“Рособоронэкспорт” ААҖ һәм Индиянең Оборона министрлыгы арасында 2008 елда төзелгән контракт нигезендә 19 декабрь көнне Индиягә Ми-17В-5 хәрби-транспорт вертолетларының чираттагы партиясе җибәрелде. Вертолетлар “Россия вертолетлары” холдингына керә торган “Казан вертолет заводы” ААҖ тарафыннан җитештерелде. Контракт шартлары буенча җибәрелергә тиешле калган вертолетлар 2013 елда озатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International