Көн кадагында – Халыкара конгресс-күргәзмә үзәген һәм Халыкара сәүдә үзәген булдыру

2012 елның 25 декабре, сишәмбе
25 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасында Халыкара конгресс-күргәзмә үзәген (ХККҮ) булдыру буенча эшче төркем утырышы үткәрде. Утырышта ХККҮ булдыру концепциясе, проектны дәүләти-хосусый партнерлык принципларында гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 23 июлендәге 1250-р номерлы Күрсәтмәсе нигезендә Эшче төркем төзелде. Аның составына республика министрлыклары һәм ведомстволары, оешмалары һәм уку йортлары вәкилләре керә.
Эшче төркемнең максаты Россиядә һәм чит илләрдә халыкара күргәзмә үзәкләрен төзү тәҗрибәсен өйрәнеп һәм мондый үзәкләрне проектлау һәм эксплуатацияләү белән шөгыльләнүче компанияләр белән киңәшеп, ХККҮ булдыру концепциясен эшләү.
ХККҮ концепциясе Татарстан Республикасының махсус күргәзмә мәйданчыгын булдыруны күздә тота. Ул бер мәйданчыкта күргәзмә эшчәнлеге инфраструктурасын һәм югары хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен берләштерәчәк күпфункцияле, мультимодаль комплекстан гыйбарәт булачак. ХККҮ төзелү Татарстан Республикасында күргәзмә бизнесын, республика имиджын үстерүдә җитди адым булыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International