Бәйрәм белән!

2012 елның 21 декабре, җомга
22 декабрь – Энергетиклар көне. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республиканың әлеге тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Энергетика комплексы икътисадның иң мөһим, стратегик әһәмияткә ия булган тармакларының берсе. Ул республиканың социаль-икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүдә төп рольне уйный.
Бүген республикада энергетика системасының гамәлдәге федераль законнар нормаларына җавап бирә торган максатчан структурасы төзелгән. Татарстан энергетикасы республиканың электр һәм җылылык энергиясенә булган ихтыяҗларын тиешле күләмдә тәэмин итә, республикада урнашкан эре нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм машина төзелеше объектлары өчен чимал базасы булып тора.
2012 елда эре электр энергиясе предприятиеләрендә җитештерелгән товар продукциясе 68,1 млрд сум булыр дип көтелә. Генерация компанияләре 24,2 млрд кВт/сәг электр энергиясе җитештерә.
Республика энергетиклары электр һәм җылылык энергиясен җитештерү, транспортлау технологияләрен камилләштерә, энергия ресурслары генерациясенең нәтиҗәлелеген күтәрә бара. Моны декабрь башында Казанда узган “Энергетика. Ресрсларны саклау -2012” дигән Халыкара күргәзмә дә, “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” дигән Халыкара симпозиум да, ТР Хөкүмәтенең Президент катнашында узган утырышы да раслады.
Данлы традицияләрне саклап, бүген бу эшнең чишмә башында торган, озак еллар дәвамында фидакарь хезмәт иткән, республиканың энергетика системасын үстерүгә зур өлеш керткән ветераннар салган юлдан алга барабыз. Тармак ветераннарына, Татарстанның энергетика комплексында лаеклы хезмәт куючыларга рәхмәт.
Бүген алда мөһим бурычлар – энергетика системасының ышанычлылыгын һәм иминлеген тәэмин итү, электр һәм җылылык энергиясе җитештерү чыгымнарын киметү тора. Бары уртак нәтиҗәле эш белән генә бу бурычларны уңышлы үтәп булачак.
Хөрмәтле Татарстан энергетикалары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезнең тәҗрибәгез һәм данлыклы традицияләрегез алга таба да перспектив планнар һәм проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итсен. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим. (“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материалы буенча)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International