«Татарстанның киләчәге колледжы» проекты

2012 елның 21 декабре, җомга
21 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстанның киләчәге колледжы” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, “АЛНАС” ААҖ җитәкчеләре, Әлмәт политехника коледжы вәкилләре катнашты. Сүз проектны гамәлгә ашыруны оештыру хакында барды.
“Татарстанның киләчәге колледжы” Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдҗәме белән “АЛНАС”, “Әлмәт һәмөнәр колледжы” дәүләт мәгариф учреждениесе ААҖ базасында машина төзелеше тармагы өчен югары квалификацияле эшчеләр әзерләүче ресурс уку-укыту үзәген булдыруны күздә тота.
Проектның максаты – әлеге төбәк предприятиеләренә эшче көчләр җәлеп итү һәм аларны шунда калдыру, эшче һөнәрләрнең абруен арттыру, яшь эшчеләрнең һәм белгечләрнең җитештерүдә адаптацияләнүе чаралары үткәрү, укучылар санын елына 750 кешего кадәр арттыру. Бу чаралар “АЛНАС” ачык акционер җәмгыятьне генә түгел, Татарстан Республикасының башка предприятиеләрен дә берничә юнәлештәге югары технологияле җайланмаларда эшләргә сәләтле һәм әзер югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International