Көн үзәгендә – Татарстан Республикасының машина төзелеше тармагы мәсьәләләре

2012 елның 22 декабре, шимбә
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов 19-20 декабрь көннәрендә эшлекле визит белән Мәскәү шәһәрендә булды. Шул уңайдан Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Ю. Борисов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Никитин белән очрашты. Очрашуларда сүз Татарстан Республикасы предприятиеләрен дәүләт заказы белән тәэмин итү һәм республиканың машина төзелеше тармагын үстерү перспективалары турында барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International