Ведомствоара эшче төркем эшенә йомгак ясалды

2012 елның 25 декабре, сишәмбе
24 декабрьдә “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркем эшчәнлегенә агымдагы ел өчен йомгак ясалды, киләсе елга планнар билгеләнде. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында үткәрелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сүзләренчә, республикада “Сакчыл” җитештерү” методикасы инструментларын кертү максатыннан министрлыкларның, ведомстволарның, сәнәгать предприятиеләренең һәм белем бирү үзәкләренең нәтиҗәле хезмәттәшлеге дәвам итә.
“Сакчыл җитештерү” принципларын кертү эшендә уңай динамика күзәтелә. Бүген машина төзелеше, химия, нефть химиясе, энергетика, җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш, сәламәтлек саклау өлкәләрендә 130 дан артык предприятиядә “Сакчыл җитештерү” технологияләре кертелә. Бүген әлеге методиканы кулланудан шактый күләмдә табыш алынды. Р. Зарипов сүзләренчә, Лин-технологияләрне кертү Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе шартларында конкурентлылыкны арттыруда нәтиҗәле алым булып тора.
“Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркем эшчәнлегенә быелгы ел өчен йомгак һәм киләсе елга планнар хакында министр урынбасары Г. Әхмәдиева чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов киңәшмәдә Рәхмәт хатлары тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International