13 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов республикада фән һәм техникага багышланган интерактив музей булдыру, балалар һәм яшүсмерләр техник иҗатын үстерү буенча дәүләт хакимияте органнары, муниципаль берәмлекләр һәм сәнәгать предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне арттыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасарлары Андрей Поминов һәм Светлана Гиниатуллина, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы бүлекчәләре җитәкчеләре, "Казан ярминкәсе" ААҖ җитәкчеләре катнашты.
9 майда Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
Фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Җиңү көненең тарихыбызда аерым үз урыны булуын, бу бәйрәмнең Россиядә яшәүче һәркем өчен кадерле икәнен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов тармак хезмәткәрләрен, ветераннарын Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте:
"Хөрмәтле ветераннарыбыз!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сезне бу Бөек бәйрәм белән тәбрик итәм.
Җиңү көне – һәрберебез ярата, хөрмәт итә торган, ямьле бәйрәм. Бу көнне без сугыш юлларын батырларча узган, Җиңү яулаган һәм сугыштан соң илебезне торгызган ватандашларыбыз алдында баш иябез. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, озын гомер һәм бөтенлек телим!"
7 майда Горький исемендәге Зеленодольск заводында диверсиягә каршы торучан яңа катер төзелә башлау тантанасы булды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Каспий флотилиясе командующие, вице-адмирал Сергей Алекминский, Россия Оборона министрлыгы, Россия Хәрби диңгез флоты вәкилләре, "Ак Барс" ХК ААҖ һәм "Горький исемендәге Зеленодольск заводы" ААҖ җитәкчелеге, Зеленодольск шәһәре администрациясе вәкилләре катнашты.