Нефть, газ химиясе комплексы предприятиеләренең 2013 елның I кварталында эшчәнлегенә йомгак ясалды

2013 елның 30 апреле, сишәмбе
2013 елның 29 апрелендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советында нефть, газ химиясе предприятиеләренең агымдагы елның 1 кварталындагы эшчәнлегенә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов катнашында йомгак ясалды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Р. Яруллин сүзләренә караганда, бу чорда 8 млн. тонна нефть чыгарылган, 4 млн. тонна эшкәртелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка артык. Нафт җитештерү арткан, дизель ягулыгы, автобензин һәм мазут җитештерү кимегән. Мономерлар эшләп чыгару 2,6 процентка, полимерлар җитештерү 5,3 процентка, шиналар эшләп чыгару 4,6 процентка арткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International