ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
26 апрельдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәм мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте, аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Финанс министр урынбасары А. Иванов, Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе башкарма директоры И. Боротник, Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре – Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе әгъзалары, Татарстан министрлыклары һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәме: салым ташламалары, дәүләт субсидияләре бирү һәм башкача ярдәм итү ысуллары турында фикер алышу булды.

26
апрель, 2013 ел
җомга
26 апрельдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Г. Әхмәдиева җитәкчелегендә киңәшмәдә республиканың сәнәгать предприятиеләрендә кадрлар хезмәте эше хакында сөйләшү булды.
Киңәшмәдә машина төзелеше, химия, нефть химиясе, энергетика, азык-төлек, җиңел сәнәгать тармагына караган 30 предприятиенең кадрлар хезмәте белгечләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәклләре, һ.б катнашты.
Көн тәртибендә 2013/2014 уку елында максатчан контрактлы әзерләүне оештыру тәртибе, студентларның хезмәт практикасын үтүләрен камилләштерү һ.б мәсьәләләр каралды.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәткәрләрен инглиз теленә өйрәтү дәресләре үткәрелә. Дәресләр 2013 елның 21 маена кадәр дәвам итәчәк, барлыгы 2000 хезмәткәрне инглиз теленә өйрәтү планлаштырыла.

25
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
25-26 апрельдә Татарстан Республикасына Коми Республикасы делегациясе килде. Делегацияне Коми Республикасының сәнәгатьне үстерү министры беренче урынбасары Александр Гибеж җитәкли. Визитның төп макстаы – биотехнологияләр үсеше өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү. Делегация составына Коми Республикасының дәүләт хакимияте органнары, фәнни оешмалары һәм республикада биотехнологияләр үсеше буенча эшче төркем әгъзалары кертелгән.
Кунаклар "Майский" теплица комплексында биотехнологияләр кулланып яшелчә үстерү серләре белән танышачак, VIII Казан венчур ярминкәсендә һәм агросәнәгать паркында булачаклар.

24
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
24 апрельдә «Казаноргсинтез» ААҖ акционерлары җыелышында Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов катнашында узган елга йомгак ясалды.
2012 елда компаниянең җитештерү куәте 16 процентка арткан, 493 мең тонна этилен, 443,3 мең тонна түбән басымда, 210,9 мең тонна югары басымда полиэтилен, 65,4 мең тонна поликарбонат җитештерелгән.
Предприятие барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 3,537 млрд сум, Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 1,51 млрд сум салым түләгән.

23
апрель, 2013 ел
сишәмбе
«Түбән Каманефтехим» ачык акционер җәмгыятьтә җитештерүне модернизацияләү кысаларында 22 апрельдә изопрен-мономер заводында изопрен синтезлау буенча өстәмә реактор эшли башлады.
Изопренны – синтетик каучук җитештерү чималын –бер стадияле технология буенча җитештерү 2005 елда оештырылды, әлеге технология ике стадияле синтез белән чагыштырганда җылылык энергиясен куллануны ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирде. 2012 ел нәтиҗәләре буенча изопрен җитештерү 175,5 мең тонна тәшкил итте.

22
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстанның ике вәкиле – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов һәм "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры беренче урынбасары Юрий Клочков "Россиянең индустриаль элитасы – иң яхшы 100 менеджер" рейтингы нәтиҗәләре буенча 2013 елның иң яхшы менеджерлары арасына керде.
22 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Түбән Новгород шәһәрендә булды. Делегация составында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, Татарстан Республикасының Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов, республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре кертелгән иде.
Түбән Новгородта булу кысаларында республика делегациясе "Атомэнергопроект" Түбән Новгород инжиниринг компаниясе" («НИАЭП») җитештерү цехларында булды. Компаниянең презентациясе үткәрелде һәм Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышулар булды.
19 апрельдә "Түбән Кама ЦМК шина заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә миллионынчы шина эшләп чыгарылды.
"Татнефть" ААҖнең тоташ металл кордлы шиналар эшләп чыгару проекты шиналар җитештерүдә перспектив юнәлешләрнең берсе. Бу заводны төзүгә "Татнефть" ААҖ тарафыннан 18 млрд. сум инвестиция кертелгән. Заводта елына 12 млн. данә шина эшләп чыгару планлаштырыла.

15
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
14 – 16 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы бизнес даирәләре делегациясе Чехия Республикасына китте. Делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов җитәкли. Делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Чехиядә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиле Зөфәр Абдулгалиев, министрлыклар, ведомстволар, уку йортлары вәкилләре керә.
15 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Чехия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Петр Нечас белән, делегация Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба белән очрашачак. Шулай ук Чехиядә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән дә очрашу планлаштырыла.
Татарстан – Чехия икътисадый форумы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Чех Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе С.Б. Киселев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба, ике республиканың бизнес даирәләре вәкилләре катнаша.
Эшлекле форумда Татарстан һәм Чехиянең сәнәгать, сәүдә-икътисадый һәм инвестиция потенциялын презентацияләү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International