ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
26 июньдә «Казан вертолет заводы» ААҖ территориясендә 8 нче гимназиянең махсус физика-математика сыйныфының чыгарылыш кичәсе булды, анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева катнашты.

26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
17–19 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р.Ш. Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Беларусь Республикасына китте.
19 июньдә Казанда Леруа Мерлен кибетенең техник ачылуы булды. Леруа Мерлен – төзелеш, ремонт кирәк-яраклары сата торган махсус халыкара компания. Ул 1923 елда оешкан, бүген 50 мең кеше эшли торган 300 кибете бар.
2008 – 2011 елларда бу компаниянең Россиядә дә 25 кибете ачылды, аларда 7000 кеше эшли. Россиядә Leroy Merlin беренче кибетне 2004 елда Мытища шәһәрендә, 2007–2008 елларда Санкт-Петербург, Краснодар, Ростов, Самара һәм Новосибирск шәһәрләрендә, 2009 елда Омск, 2010 елда Воронеж, Климовск шәһәрләрендә, 2011 елда Самара, Уфада, 2012 елда Красноярскта ачты.
Казандагы «Леруа Мерлен» 18 мең кв. м. мәйданны били, проектка 1 млрд. сум инвестиция кертелгән, барлыгы 33 мең төрле продукция тәкъдим ителә. Киләсе елда Чаллы шәһәрендә дә шундый ук гипермаркет ачылачак.
24 июньдә «Леруа Мерлен»да Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов булды.

14
июнь, 2013 ел
җомга
14 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Казан шәһәрендә үтәчәк 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы объектларын энергия белән өзлексез тәэмин итүне оештыру буенча оператив штабның Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков җитәкчелегендә чираттагы утырышы булачак. Утырышта “ФСК ЕЭС” ААҖ Идарә Рәисе О. М. Бударгин катнаша.
Утырышта 2013 елгы Универсиада объектларын энергия белән тәэмин итү өчен җаваплы предприятиеләрнең әзерлеге каралачак.
Универсиада объектларын энергия белән тотрыклы һәм имин тәэмин итү мәсьәләләре Штаб утырышларында берничә тапкыр каралды инде. Республикада энергетика системасын 2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә әзерләү буенча чаралар планы гамәлгә ашырыла, планда оештыру-техник чаралар белән беррәттән энергетика объектларын төзү һәм реконструкцияләү дә каралган.

11
июнь, 2013 ел
сишәмбе
11 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг эшче яшьләрнең Республика телевизион иҗат фестиваленә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы  Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Айдар Гайнетдинов, “Татарстан Республикасы  предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе” эш белән бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры Алексей Пахомов катнашты.
Билгеле булганча, 24 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшче яшьләрнең республика иҗат фестивален оештыру һәм үткәрү буенча киңәшмә узды, аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислек итте. Киңәшмәдә эшче яшьләрнең беренче республика иҗат фестивален уздыру турында документларга кул куелды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э. Фәттахов, “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе” эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры А. Пахомов имзалады.
Фестиваль ел саен, ике этапта үтәчәк. Беренче этап (зона этабы) Татарстан Республикасының 5 зонасында (Казан, Алабуга, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә), икенче – финал этабы һәм гала-концерт Казанда булачак.
Конкурс Нигезләмәсе буенча, анда милек рәвешенә бәйсез рәвештә төрле тармак предприятиеләрендә эшли торган 18-35 яшьтә булган затлар катнаша ала.

10
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
10 июньдә Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һәм “Алабуга” МИЗ тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. “Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ базасында узган киңәшмәдә “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, Кама җитештерү кластерына керә торган предприятие җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “2020 елга кадәр Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре һәм “Алабуга” МИЗ үсеше” темасына чыгыш ясады.
Р. Зарипов билгеләп үткәнчә, Кама җитештерү кластеры үткән ел Россиянең өстенлекле  кластерлар исемлегенә кертелгән. Кластерга Чаллы шәһәр округы һәм биш муниципаль район (Алабуга, Зәй, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнары) территорияләре керә.
10 июньдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева “ТНВ” телеканалына биргән интервьюсында машина төзелеше һәм нефть химиясе предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, сәнәгать предприятиеләренең үз программаларын булдыру хакында бәян итте.
Россия Президенты В.В. Путин 2018 елга хезмәт җитештерүчәнлеген 2011 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арттыру бурычын куйды.
Шул максаттан республикада  2013–2016 елларга махсус программа кабул ителде. Бу программа нәтиҗәләре буенча машина төзелешендә хезмәт җитештерүчәнлеген 1,7 тапкыр, нефть химиясе тармагында 2 тапкыр арттыру күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының уртак коллегиясе дә шул темага багышланган иде. Коллегиядә Татарстан Республикасы Пркзиденты Р. Миңнеханов та катнашты.
Республика сәнәгатендә, гомумән алганда, хезмәт җитештерүчәнлеге арта. 2012 елда, мәсәлән, сәнәгать секторында хезмәт җитештерүчәнлеге бер кешегә 1760 мең сум (яки 57 мең долл.), үсеш – 106% тәшкил итте. 2012 елда сәнәгатьтә төп капиталга инвестицияләр күләме 190 млрд. сум булды.Федераль министрлык ярдәме белән узган ел федераль максатчан программалар кысаларында  5 млрд. сум җәлеп ителде.
Хезмәт җитештерүчәнлекне арттыруның әһәмиятле механизмнарының берсе – алдынга җитештерү системалары урнаштыру, Лин-технологияләр кертү. Бүген Лин-технологияләр республиканың 130 (2011 елда – 80) предприятиесендә кулланыла.
9 июньдә Ташкент шәһәрендә Бобур исемендәге паркта Сабантуй бәйрәме уздырылды. Аңа 40 меңгә якын кеше җыелды. Бәйрәмгә Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Тюрденев, Үзбәкстанның интернациональ милли үзәге директоры Насретдин Мөхәммәдиев, Сугыш һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының (инвалидларының) Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров һ.б катнашты.
9 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Азнакай муниципаль районының Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Азнакай районы хезмәткәрләренең республиканың социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш кертүләре хакында сөйләде. 2012 елда районда 11,8 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. Район предприятиеләренең рентабельлелеге республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак һәм 16% тәшкил итә.
Район территориясендә республиканың эре нефть-газ комплексы предприятиесе “Татнефть” эшли. Әлеге предприятие инвестиция проектларын, инновацияләрне гамәлгә ашыра. Нефтьчеләр районның социаль мәсьәләләрен хәл итүгә дә үзләреннән өлеш кертәләр.
Район халкы Сабантуй бәйрәмен күтәренке күңел, хезмәттә уңышлар белән каршы алды. Үткән ел Татарстанда 147 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов бәйрәмдә катнашучыларга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
8 июньдә Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Татарстан Республикасына эш визиты барышында “КАМАЗ” ААҖдә (Чаллы) булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “КАМАЗ” ААҖ вәкилләре озата баруында Россия оборона министры автозаводның җитештерү цехын, “КАМАЗ” ААҖнең Фәнни-техник үзәген, ярдәмче цехлар корпусын карап чыкты.
Сергей Шойгу
автозаводта Россия Федерациясе Оборона министрлыгы заказы буенча ясала торган хәрби автомобиль техникасының яңа үрнәкләренә – “Мустанг”, “Выстрел”, “Тайфун”, “Тигр” төркемнәреннән булган “КАМАЗ”ларга аерым игътибар бирде.
Моннан тыш, Россия оборона министры “КАМАЗ” ААҖнең Кою заводының сынау полигонында булды, анда ул хәрби автомобиль техникасының яңа үрнәкләрен – шул исәптән аларның каршылыкларны кичеп чыга алу, текә күтәрелешләрне, башка табигый һәм ясалма каршылыкларны уза алу мөмкинлекләре белән танышты.
Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләүдәге уңышлар өчен Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Оборона министрлыгы вымпелы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International