Казан вертолет заводында 8 нче гимназиянең чыгарылыш кичәсе булды

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе
26 июньдә «Казан вертолет заводы» ААҖ территориясендә 8 нче гимназиянең махсус физика-математика сыйныфының чыгарылыш кичәсе булды, анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева катнашты.
Кичәдә завод, КНИТУ-КАИ һәм 8 нче гимназия арасындагы хезмәттәшлек кысаларында эшләнгән эшләргә йомгак ясалды, махсус сыйныфны тәмамлаучыларга аттестатлар һәм истәлек өчен бүләкләр тапшырылды.
Махсус сыйныфны быел 30 укучы, шуларның 4 алтын медальгә тәмамлады. 30 кешенең 24е укырга керү өчен документларын КНИТУ-КАИга тапшырды.
Махсус сыйныф гуманитар гимназиянең 9 сыйныфы базасында 2009 елда ачылды. Аның максаты югары сыйныф укучыларының физика-математика буенча белемнәрен арттыру һәм киләчәктә техник уку йортларына укырга керүне тәэмин итү иде. Уку-укыту планы кысаларында укучыларны фәнни-гамәли конференцияләргә, олимпиадаларга әзерләү буенча өстәмә дәресләр, аларның эшләренә фәнни җитәкчелек итү һ.б каралган. «Вертолет сыйныфы» укучылары укуда һәм мәктәптән тыш эшләрдә зур уңышларга ирешәләр.
2010–2012 уку елларында Казан вертолет заводы гимназиягә төрлечә иганәчелек итте. 2010 елда профильле олимпиадаларда җиңгән өчен премия бирү турында Нигезләмә эшләнде, аның буенча күрсәтелгән акчалата ярдәм 350 мең сум тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International