Түбән Кама шәһәрендә Кама җитештерү кластерының тимер юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре хакында киңәшмә узды

2013 елның 10 июне, дүшәмбе
10 июньдә Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һәм “Алабуга” МИЗ тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. “Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ базасында узган киңәшмәдә “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, Кама җитештерү кластерына керә торган предприятие җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “2020 елга кадәр Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре һәм “Алабуга” МИЗ үсеше” темасына чыгыш ясады.
Р. Зарипов билгеләп үткәнчә, Кама җитештерү кластеры үткән ел Россиянең өстенлекле  кластерлар исемлегенә кертелгән. Кластерга Чаллы шәһәр округы һәм биш муниципаль район (Алабуга, Зәй, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнары) территорияләре керә.
Кластерның төп тармаклары – нефть, газ эшкәртү, нефть химиясе һәм автомобиль төзелеше. 2012 ел нәтиҗәләре буенча кластерда сәнәгать  җитештерүенең күләме 665,8 млрд. сум тәшкил итте. Биредә Россиянең 40% синтетик каучугы, Россиядә җыела торганһәр өченче авыр йөк машинасы һәм һәр өченче шина җитештерелә. Кластерда көчле инновацион потенциал җыелган, бу әлеге территорияне Татарстан Республикасының гына түгел, ә гомумән Россия Федерациясенең дәүсеш ноктасы буларак таныта. Кластерның төп инвестицион проектлары уникаль булуы белән аерылып тора.  
Киңәшмә барышында Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының тимер юл инфрастуктурасының үткәрүчәнлек сәләтен арттыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, киләчәктә проектта катнашучыларның уртак гамәлләре һәм мөмкин булган хезмәттәшлек схемалары каралды. Киңәшмәдә катнашучылар 2020 елга кадәр Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры һәм “Алабуга” МИЗ сәнәгать предприятиеләренең үсеш перспективалары, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һәм Куйбышев тимер юлы йөк җибәрүчеләренең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International