Эшче яшьләрнең Республика телевизион иҗат фестивале
2013 елның 11 июне, сишәмбе
11 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг эшче яшьләрнең Республика телевизион иҗат фестиваленә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Айдар Гайнетдинов, “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе” эш белән бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры Алексей Пахомов катнашты.
Билгеле булганча, 24 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшче яшьләрнең республика иҗат фестивален оештыру һәм үткәрү буенча киңәшмә узды, аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислек итте. Киңәшмәдә эшче яшьләрнең беренче республика иҗат фестивален уздыру турында документларга кул куелды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э. Фәттахов, “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе” эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры А. Пахомов имзалады.
Фестиваль ел саен, ике этапта үтәчәк. Беренче этап (зона этабы) Татарстан Республикасының 5 зонасында (Казан, Алабуга, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә), икенче – финал этабы һәм гала-концерт Казанда булачак.
Конкурс Нигезләмәсе буенча, анда милек рәвешенә бәйсез рәвештә төрле тармак предприятиеләрендә эшли торган 18-35 яшьтә булган затлар катнаша ала.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева әйтүенчә, “Фестивальне үткәрү инициативасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды”. Фестиваль эшче яшьләрнең производствода ныклап урнашуына, эшче һәм инженер һөнәрләрнең абруен арттыруга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрендә яшьләр белән эш дәүләт яшьләр сәясәтенең стратегик юнәлешләренең берсе булып санала. Эшче һәм инженер белгечлекләренең абруен арттыру буенча башкарылган эш кысаларында эшче яшьләрнең Республика телевизион иҗат фестиваленә старт бирелүе дә шул хакта сөйли.
Бу хакта Россиянең Иран Ислам Республикасындагы Сәүдә вәкиле вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Алексимов Татарстан предприятиеләре белән «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» форматында онлайн-очрашуда әйтте. Ул Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге республика делегациясе сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эшче төркеменең X утырышында катнашты.