Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – икътисадый үсешнең һәм конкурентлылыкны үстерүнең өстенлекле юнәлеше

2013 елның 10 июне, дүшәмбе
10 июньдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева “ТНВ” телеканалына биргән интервьюсында машина төзелеше һәм нефть химиясе предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, сәнәгать предприятиеләренең үз программаларын булдыру хакында бәян итте.
Россия Президенты В.В. Путин 2018 елга хезмәт җитештерүчәнлеген 2011 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арттыру бурычын куйды.
Шул максаттан республикада  2013–2016 елларга махсус программа кабул ителде. Бу программа нәтиҗәләре буенча машина төзелешендә хезмәт җитештерүчәнлеген 1,7 тапкыр, нефть химиясе тармагында 2 тапкыр арттыру күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының уртак коллегиясе дә шул темага багышланган иде. Коллегиядә Татарстан Республикасы Пркзиденты Р. Миңнеханов та катнашты.
Республика сәнәгатендә, гомумән алганда, хезмәт җитештерүчәнлеге арта. 2012 елда, мәсәлән, сәнәгать секторында хезмәт җитештерүчәнлеге бер кешегә 1760 мең сум (яки 57 мең долл.), үсеш – 106% тәшкил итте. 2012 елда сәнәгатьтә төп капиталга инвестицияләр күләме 190 млрд. сум булды.Федераль министрлык ярдәме белән узган ел федераль максатчан программалар кысаларында  5 млрд. сум җәлеп ителде.
Хезмәт җитештерүчәнлекне арттыруның әһәмиятле механизмнарының берсе – алдынга җитештерү системалары урнаштыру, Лин-технологияләр кертү. Бүген Лин-технологияләр республиканың 130 (2011 елда – 80) предприятиесендә кулланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International